Тарихы

Авылга 1964 елның 23 апрелендә Иске Рус Кармәте (XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында нигезләнә) һәм Дмитриевка (Дмитриевский (Елизаветино), XVIII йөз ахырында нигезләнә) авылларының кушылуы нәтиҗәсендә нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр ике торак пунктның да халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Иске Рус Кармәте авылында 4 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

XX йөз башында Дмитриевка авылында Казан Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1888 елда ачыла, 1893 елда 47 ир бала һәм 15 кыз бала укый, 1912 елда – 50 ир бала һәм 30 кыз бала), пар һәм су тегермәннәре, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире Дмитриевка авылында 890 дисәтинә һәм Иске Рус Кармәте авылында 456 дисәтинә тәшкил итә.

Дмитриевка авылы чиркәве 1887 елда алпавыт хатын Н.А.Жукова акчасына Казан архитекторы А.Е.Остовский проекты буенча төзелә, архитектура истәлеге. 1990 еллардан яңадан эшли башлый.

Иске Рус Кармәте авылы халкы Дмитриевка авылындагы Казан Богородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр ике авыл да Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керәләр, 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Кармәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Иске Рус Кармәте авылында Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының IX съезды исемендәге колхоз, Дмитриевкада “Прожектор” колхозы оештырыла, соңыннан Хрущёв исемендәге колхозга берләшәләр, 1961 елда ул “Аксубай” совхозы (Аксубай поселогы), 1965 елда “Восход” совхозы составына керә. 1994−2010 елларда “Восход” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң Дмитриевка авылында, 1940 елда Иске Рус Кармәте авылында башлангыч мәктәп ачыла. 1953 елда мәктәпләр кушыла һәм сигезьеллыкка (1984 елда яңа бина төзелә), 1996 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 2001 елда – башлангыч, 2009 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасына үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә бар.

Авылда мәдәни мирас объектлары: кенәз Хованскийның XIX йөздә төзелгән биналары саклана.

Күренекле кешеләре

Ф.Н.Мазилин (1894−1844) – өлкән сержант, станоклы пулемет расчеты командиры (I Белоруссия фронты), дзот амбразурасын гәүдәсе белән каплый (А.Матросов батырлыгын кабатлый), Ленин ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).

Халык саны

1782 елда Иске Рус Кармәте авылында 87 ир заты исәпләнә;
1859 елда – 554 (Дмитриевка авылында – 529),
1897 елда − 638 (495),
1908 елда – 699 (564),
1920 елда – 806 (669),
1926 елда – 667 (472),
1938 елда – 766 (Иске Рус Кармәте мәгълүматлары бирелә, 1970 елдан − Рус Кармәте авылыныкы),
1949 елда −446,
1958 елда – 438,
1970 елда – 973,
1979 елда – 764,
1989 елда – 444,
2002 елда – 365,
2010 елда – 338,
2015 елда – 185 кеше (руслар 68%).