Эчтәлек

Авыл 1920 еллар башында нигезләнә. 1940 елларга кадәр Садыйк исемен йортә.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай кантоны Иске Әлмәт волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйварыннан Аксубай районында.

Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Маяк” колхозы оештырыла. 1950 елларда “Октябрь” колхозы (Трудолюбово авылы) составына керә. 1994−2006 елларда “Октябрь” күмәк предприятиесе. 2006 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Хәзер “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 94,
1938 елда – 158,
1949 елда – 142,
1958 елда – 153,
1970 елда – 221,
1979 елда – 174,
1989 елда – 112,
2002 елда – 96,
2010 елда – 85,
2015 елда – 74 кеше (татарлар).