- РУС
- ТАТ
Район карамагындагы шәһәр, Минзәлә районы үзәге
Минзәлә Татарстан Республикасының көнчышгыш өлешендә, Минзәлә елгасының Кама елгасына койган урынында, Түгәрәк Күл (Круглое Поле) (Әгерҗе – Акбаш линиясе) тимер юл станциясеннән 65 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан.
Казанга кадәр 292 км.
1781 елның 23 октябреннән – Уфа наместниклыгының өяз шәһәре. 1796 елдан – Оренбург, 1865 елдан Уфа губерналарында.
1920 елның 27 маеннан – Минзәлә кантоны, 1930 елның 10 августыннан шул ук исемдәге район үзәге.
Шәһәр 1584–1586 елларда кенәз Одоевский тарафыннан рус крепосте (ныгытма) буларак Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларындагы торулыклар урынында нигезләнә. Башта халкын 100 атлы укчы (игенче казаклар) тәшкил итә.
Беренче ныгытма 5 манаралы була, дүртесе – капкасыз, берсе – капкалы манара. XVII йөз уртасында ныгытма шактый зурая, Иске Кама арты территориясенда иң зур крепостька әверелә. 1655 елда гарнизон Смоленск шляхтасыннан 124 гаилә хисабына тулыландырыла.
1719 елдан ныгытма воевода идарәсе карамагында. Төп хакимият учреждениесе – воевода җитәкчелегендәге приказ избасы, ул Уфа воеводасына буйсына.
1735–1742 елларда Минзәләдә гадәттән тыш идарә органы – Башкорт эшләре комиссиясе урнаша, ул императрица Анна Иоанновна указы буенча күтәрелешләрне бастыру һәм социаль-икътисади вазгыятьне көйләү буенча чаралар эшләү өчен булдырыла. Бу Комиссиягә Әстерхан һәм Казан губерналары буйсына.
1743 елда Минзәлә Оренбург губернасы составына кертелә. Минзәлә аша – сәүдә юллары, XVII йөздә Зур Мәскәү юлы уза.
Үзенең географик урнашуы нәтиҗәсендә, XVII йөзнең икенче яртысы – XVIII йөзнең беренче яртысында Минзәлә еш кына башкорт-татар күтәрелешләре үзәгендә була, хөкүмәт гаскәрләре тупланган урынга әйләнә. 1773–1775 елларда Крәстияннәр сугышы вакытында берничә тапкыр баш күтәрүчеләр тарафыннан штурмлана, әмма җиңелми.
1781 елның 23 октябрендә Уфа наместниклыгының өяз шәһәре статусын ала. 1796 елдан – Оренбург, 1865 елдан Уфа губернасында.
1897 елдан анда 7552 кеше яши (шул исәптән руслар – 6225, татарлар – 488, башкортлар – 374). Бу чорда халкының төп шөгыле – сәүдә, игенчелек, төрле кәсепчелек.
1786 елда шәһәрдә беренче мәктәп ачыла, 1818 елда өяз училищесе итеп үзгәртелә һәм өчьеллык укыту программасына күчерелә, 1909 елдан дүртьеллык укыту программасы белән реаль училище итеп үзгәртелә.
1839 елда приход училищесе ачыла (Изге Николай чиркәве карамагында була, 1918 елда ябыла), 1860 елдан – кыз балалар училищесе (1896 елда княгиня Ольга исеме бирелә), 1866 елдан – кыз балалар гимназиясе (1883 елдан алты еллык укыту программасы белән; 1902 елдан алпавыт Горбушин ярминкәгә килүчеләр өчен кунакханә буларак 1882 елда төзеткән бинада урнаша), 1875 елдан – ир балалар прогимназиясе (1889 елга кадәр эшли), 1889 елдан – авыл хуҗалыгы мәктәбе (1910 елда авыл хуҗалыгы училищесе итеп үзгәртелә), 1918 елдан – авыл хуҗалыгы политехника училищесе, 1919 елдан авыл хуҗалыгы техникумы эшли.
1807–1813 елларда XVII йөздәге иске чиркәү урынында отставкадагы унтер-офицер М.Д.Ситников җыйган акчага Изге Николай чиркәве төзелә (1878 елгы янгыннан соң, Алабуга сәүдәгәрләре И.И. һәм Д.И.Стахеевлар, шулай ук И.Г.Стахеев һәм Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкин акчасына яңартыла). 1938 елда чиркәү ябыла, чаң манарасы сүтелә; бинасы авыл хуҗалыгы техникумына бирелә, аннары кинозал буларак файдаланыла, 1954 елдан анда Тегермән идарәсе урнаша. 1990 елларда чиркәү дин тотучыларга кайтарыла, реставрацияләнә (классицизм стилендә архитектура истәлеге).
1860 елда Элҗен пәйгамбәр (Илия Пророк) хатын-кызлар монастырена нигез салына. XX йөз башында Уфа епархиясендә иң зур хатын-кызлар монастырьларының берсе була, 1917 елда анда 50 монашка, монахиня булырга әзерләнүче 248 хатын-кыз яши. Монастырь хуҗалыгында җиләк-җимеш бакчасы, бакча, умарталык, икона язу, укалап чигү, агач эше, тегү, үрү остаханәләре була. 1868 елда аның каршында кыз балалар чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1929 елда монастырь ябыла; коймасының бер өлеше һәм кайбер хуҗалык корылмалары сакланган.
Шәһәрдә монастырь карамагында 3 чиркәү була: Элҗен (Илия Пророк) чиркәве (1799 елда зиратта төзелә), Тихвин Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1865 елда), Вознесение Господня чиркәве (1877 елда).
1878 елда – Живоначальная Троица чиркәве (эклектика стилендә), 1896 елда – төрмә кальгасендә Михаил-Архангел өй чиркәве (эшләми, өлешчә сакланган), Казан Изге Ана иконасы чиркәве (1886 елдан, эшли) төзелә. 1932 елда күпчелек чиркәүләр һәм монастырьлар сүттерелә.
1910 елда шәһәр үзәгендә сәүдәгәр М.С.Сәетбатталов һәм шәһәр халкы акчасына Җамигъ мәчет ачыла (манарасы түбәдә булган мәчет тибына керә, манарасы юкка чыккан; 1990 еллар ахыры – 2000 елларда реставрацияләнә; милли романтизм һәм псевдоготика үрнәкләре кушылган эклектиканың “кирпеч” юнәлеше стилендә дини архитектура истәлеге).
XX йөз башында Минзәләдә кыз балалар гимназиясе, кыз балалар училищесе (1860 елдан), дүрт класслы реаль училище, приход училищесе (1839 елдан), монастырь каршында хатын-кызлар мәктәбе, авыл хуҗалыгы мәктәбе, 60 урынга земство хастаханәсе (1875 елдан), земство аптекасы, китапханә, сыра-бал кайнату (1881 елдан), спирт чистарту, патока, шырпы һәм кирпеч заводлары эшли.
Революциягә кадәрге Россиядә Минзәлә шәһәре зур сәүдә үзәге була, анда иң зур ярминкәләрнең берсе уза: товар әйләнеше буенча Россия империясендә алтынчы урынны били. XVIII йөзнең беренче яртысыннан мәгълүм, элегрәк тә булган, дип фаразлана.
Ярминкәләр ел саен уздырыла: җәйгесе – “Җәйге Элҗен” (“Ильинская ярмарка”) 3–5 августта, көзгесе 3–17 октябрьдә, кышкысы – “Кышкы раштуа” (“Рождественская ярмарка”) 26 декабрь – 11 гыйнварда (1906 елдан – 28 декабрь – 9 гыйнвар, совет хакимияте елларында – 7–21 гыйнварда).
Җәйге ярминкәгә вак һөнәрчелек товарлары (тәгәрмәч, мичкә, савыт-саба, төрле кирәк-яраклар), бал, балавыз, умартачылык әйберләре китерелә. Көзге ярминкәдә шулай ук вак һөнәрчелек эшләнмәләре, киез (Кукмара авылыннан) һәм күн (Сарапул шәһәреннән) аяк киемнәре, җәнлек мехы, чимал (кышкы ярминкәгә караганда азрак) һәм башкалар сатыла. Кышкы ярминкә товар әйләнешенең күплеге, ассортиментның төрлелеге, күп санда сәүдәгәрләр катнашуы белән аерылып торган. Төп товарлары – кыйммәтле мех, чимал, атлар (1883–1884 елларда – 1405 баш, 1888–1889 елларда – 1200 баш ат куып китерелә).
1868 елда ярминкәнең товар әйләнеше 3 миллион сум тәшкил итә. 1879–1880 елларда ярминкәгә 12,2 миллион сумлык товар китерелә, 10,2 миллион сумлык товар сатыла, 1880–1881 елларда 13,6 миллион сумлык товар китерелә, 10,2 миллион сумлык товар сатыла.
1855 елда – ярминкәгә сәүдә эшләре буенча 1900 кеше, 1860 елда 2200дән артык кеше килә.
Сәүдә Мытный дворда, Ат һәм Балык мәйданчыкларында, Сәүдә йортында алып барыла, анда сәүдә урыннары, балаган, хайваннар өчен киртә абзарлар урнаштырыла.
Себер, Самара – Златоуст тимер юллары сафына кертелү Минзәлә ярминкәсенең әһәмиятлелеген киметүгә китерә. 1913 елда аның товар әйләнеше барлыгы 1,6 миллион сум тәшкил итә. 1920 елларда ярминкә элеккеге әһәмиятен тулысынча югалта.
1929 елда – Минзәләдә беренче “Ударник” колхозы, 1930 елда “Заря”, “Бедняк”, “Наш труд”, “Правда”, “Трактор”, “Искра”, “Работник” колхозлары оештырыла. 1931 елда “Искра”, “Правда”, “Работник” колхозлары “Большевик” колхозына, “Заря” һәм “Наш труд” колхозлары Молотов исемендәге колхозга, “Бедняк” һәм “Трактор” колхозлары Ворошилов исемендәге колхозга берләштереләләр. 1931 елда “Ударник” колхозы оештырыла. 1932 елда барлык колхозлар Разумов исемендәге колхозга берләштерелә, 1937 елда – Ежов исемендәге колхоз, 1939 елдан “Минзәлә” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елда Воровский исемендәге совхоз составына керә.
1957–2012 елларда Минзәлә аракы заводы эшли (1881 елда “Крамков и К0” ширкәтенең сыра-бал кайнату заводы җирлегендә нигез салына, 1882 елдан завод хуҗасы – сәүдәгәр В.И.Видинеев, сугышка кадәрге елларда – “Красный восток” дәүләт сыра заводы бүлеге, сугыштан соңгы елларда Минзәлә азык-төлек комбинатына карый); 1960–1998 елларда – Минзәлә эзләү-бораулау идарәсе, 1937–2017 елларда – май-сыр комбинаты (сөт җитештерү сәнәгате буларак ачыла, 1957 елда май-сыр комбинаты итеп үзгәртелә, 2002 елдан “Татарстан сөте” ачык акционерлык җәмгыяте) эшли.
Хәзерге көндәге сәнәгать оешмалары: “Минзәлә икмәк заводы” акционерлык җәмгыяте (1958 елдан), Минзәлә урманчылыгы, Минзәлә урман хуҗалыгы, “Агрохимсервис” ремонт фирмасы, “Мелиорация” күчмә механикалаштырылган колонна, “Изыскатель” сәүдә-җитештерү фирмасы” (1996 елдан).
Мәгариф өлкәсе учреждениеләре:
Өстәмә белем бирү өлкәсендә: Балалар сәнгать мәктәбе (1950 елдан), Балалар иҗаты йорты (2008 елдан), “Олимп” (1981 елдан), “Юбилейный”, “Юность” (икесе дә – 2008 елдан) балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре.
Һөнәри белем бирү өлкәсендәге учреждениеләр:
Мәдәният өлкәсендә эшләүче оешмалар:
Мәдәният йорты каршында халык иҗат коллективлары эшли: “Чишмә” җыр һәм бию ансамбле (1982 елдан, 1992 елда “халык” исемен ала, җитәкчесе – Э.Н.Хәкимова), ветераннар хоры (1982 елдан, 1995 елда “халык” исемен ала, җитәкчесе – Л.М.Фаррахова).
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры эшли, ул 1935 елда колхоз-совхоз театры буларак ачыла. Оештыручысы, беренче режиссеры һәм директоры – С.Г.Өметбаев. 1957 елда – дәүләт театры статусы, 1996 елда С.Өметбаев исеме бирелә. 1999 елдан яңа бинада. Театрның режиссеры – Д.М.Самерханов (2008 елдан).
Шәһәрдә Ленин исемендәге парк (1878 елда нигезләнә, стадион бар), Солдат паркы (1881 елдан, 1963 елдан мәктәп-интернат территориясендә), М.Җәлил исемендәге парк (1935 ел, 1998 елга кадәр – Ленин комсомолы исемендәге бакча, 1978 елда аның территориясендә М.Җәлил бюсты куела), Җиңү паркы (1964 елдан, 1975 елда “Җиңүче сугышчы” монументы төзелә, 2005 елда Геройлар аллеясы ачыла, анда Советлар Союзы Геройлары – Б.А.Винокуров, Ф.Г.Галиев, В.Н.Гордов, С.М.Тапиков, Дан орденының тулы кавалеры – А.А.Горячев, Социалистик Хезмәт Геройлары – Г.Х.Латыйпов, М.Ш.Хөсәенов, Ф.М.Шәрәфетдинов бюстлары куелган; 2010 елда Дан аллеясы булдырыла) бар.
Минзәләдә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле 19 сәнәгать, дини, гражданлык архитектурасы истәлеге сакланган:
Шәһәр тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Минзәлә туктаулыгы (Маклашеевка культурасы), I, II һәм III Минзәлә Тамагы авыллыгы (Пьянобор культурасы), Минзәлә Тамагы шәһәрлеге (Пьянобор культурасы).
Минзәләдә Үзәк район хастаханәсе (1981 елдан яңа бинада) һәм поликлиника, 4 нче тикшерү изоляторы (1878 елда күчерү төрмәсе буларак ачыла, 1958 елдан Чистай төрмәсе филиалы, 1962 елдан хәзерге исемдә), картлар һәм инвалидлар йорты-интернаты (2002 елдан), аэроклуб (2004 елдан), “Юность” боз сарае (2008 елдан), “Юбилейный” спорт комплексы, чаңгы базасы (2017 елдан) эшли.
В.И.Аксёнов (1926–1998) – рәссам;
Р.Р.Әхмәдуллин ( 1966 елда туган) – геолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;
В.И.Бауман (1867–1923) – геолог, маркшейдер, профессор;
А.Н.Бикташева (1960 елда туган) – тарих фәннәре докторы, Мәскәүдә “Высшая школа экономики” милли тикшеренү университеты профессоры (2012 елдан);
М.Б.Вахитов (1926–2002) – төзелеш механикасы өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССР, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;
Б.А.Винокуров (1915–1940) – Эшче-крәстияннәр Кызыл Армиясенең Польшага походында и совет-фин сугышында катнаша, Советлар Союзы герое;
С.В.Владимиров (1918–1982) – филолог, Пермь университеты проректоры (1965–1982 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры;
Р.К.Гаева (1916–1987) –ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданы;
О.Н.Ильинская (1958 елда туган) – микробиолог, биология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы;
Л.Г.Карпенко (1962 елда туган) – врач‑онколог, ТР һәм РФнең атказанган табибы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, онкология һәм хирургия кафедрасы доценты, Казан дәүләт медицина академиясенең клиник базалары белән элемтәләр һәм клиника эше буенча директор урынбасары (2017 елдан);
Б.П.Никольский (1900–1990) – физик‑химик, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Социалистик Хезмәт Герое;
А.Г.Панков (1904–1985) – хәрби эшлекле, полковник, Бөек Ватан сугышында катнаша, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак (өч тапкыр), Ленин орденнары кавалеры;
Т.А.Панкратова (1939 елда туган) – табиб, ТРның атказанган табибы, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданы;
Н.В.Петров (1859–1916) – патологоанатом, медицина докторы;
Н.А.Попов (1937 елда туган) – ТРның атказанган юристы, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданы, Минзәлә районы прокуроры (1978–1988 елларда);
Р.С.Сафиуллин (1959 елда туган) – фармацевт, медицина фәннәре докторы, профессор, ТР һәм РФнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, руководитель управления ТР буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесе (2006 елдан);
А.С.Сливко (1884–1972) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Омск педагогика институтының беренче ректоры (1932–1937 елларда);
Л.Н.Смирнова (1915–2007) – театр һәм кино актрисасы, СССРның халык артисты, Сталин бүләге лауреаты;
Р.В.Тарико (1962 елда туган) – эшкуар, “Русский Стандарт” холдингы хуҗасы (1992 елдан);
П.М.Токарев (1945–2012) – җырчы, педагог, Башкортстан Республикасының халык артисты;
Ә.С.Фәсхетдинов (1919–1995) – актер, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты;
Р.С.Фассахов (1956 елда туган) – аллерголог, медицина фәннәре докторы, профессор, Роспотребнадзорның Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры (2002–2016 елларда);
Г.М.Хәкимова (1925 елда туган) – ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Почет билгесе” һәм “Халыклар дуслыгы” орденнары кавалеры, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданы;
Р.Г.Ханнанов (1949 елда туган) – геолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, техник фәннәр кандидаты, ТРның атказанган геологы;
И.Ф.Харитонов (1898–1983) – хирург, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган табибы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;
Р.Р.Шаһидулин (1939 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы;
В.Н.Шамов (1882–1962) – хирург, СССР Медицина фәннәре академиясе академигы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Ленин бүләге лауреаты (шәһәрнең бер урамы аның исемен йөртә);
В.М.Шугаев (1938–1993) – язучы, журналист, сценарист, Ленин комсомолы бүләге лауреаты, “Почет билгесе” һәм “Халыклар дуслыгы” орденнары кавалеры;
С.М.Чемодуров (1940 елда туган) – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрында художник‑декоратор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тормышлары һәм эшчәнлекләре Минзәлә районы белән бәйле шәхесләр:
А.В.Вәлиәхмәтов (1884–1973) – Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Минзәлә районы комитетының икенче секретаре (1942–1944 елларда), – аракы заводы директоры (1948–1956 елларда), –Ленин ордены кавалеры, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданы;
А.И.Еремеев (псевдонимы Л.Пантелеев) (1908–1987) – язучы, 1918–1920 елларда Минзәлә шәһәрендә яши;
В.А.Темин (1908–1987) – “Правда”, “Известия”, “Красная звезда” газеталары, “Огонек” журналы фотокорреспонденты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданы (балачак һәм яшьлек еллары Минзәләдә уза).
1782 елда – 1111,
1795 елда – 2211,
1816 елда – 3235,
1848 елда – 4151,
1870 елда – 4940,
1897 елда – 7539,
1916 елда – 8204,
1920 елда – 8780,
1926 елда – 7642,
1938 елда – 10900,
1958 елда – 11800,
1970 елда – 15900,
1979 елда – 17400,
1989 елда – 15500,
2002 елда – 16700,
2010 елда – 16400,
2017 елда – 17000 кеше (татарлар – 50,3%, руслар – 46,2%, марилар – 1,5%, чуашлар – 0,4%, башка милләтләр – 1,6%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.