Югары Ослан районында, Казан шәһәреннән (аның агломерациясенә керә) 40 км көнбатыштарак, Зөя елгасы Иделгә койган урыннан һәм «Идел» М-7 федераль трассасыннан ерак түгел урнашкан.

Россия Федерациясенең иң яңа шәһәре.

Иннополис. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Нигезләнүе

155 мең кешегә исәпләнгән Иннополис проекты (мастер-планы) 2011–2012 елларда Лиу Тай Кера (элек Сингапурны яңадан планлаштыру департаменты җитәкчесе) җитәкчелегендәге RSP Architects Сингапур компаниясе һәм «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнә. 2012 елның 9 июнендә Иннополиска нигез салына, 2013 елның 30 апрелендә ул поселок буларак теркәлә, 2014 елның 13 декабрендә хәзерге статусын ала.

Объектларны төзүдә иң алдынгы һәм заманча технологик, архитектура һәм дизайнерлык алымнары кулланылла. Төзелешнең беренче чираты тәмамланганнан соң, 2015 елның 9 июнендә шәһәр ачылышы була. Нигез ташы салу һәм шәһәрне ачу тантаналарында РФ Премьер-министры Д.А.Медведев, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров катнаша.

Хуҗалык итү рәвеше

Шәһәр территориясендә «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зона оештырыла. Анда теркәлгән, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә (инновацион техник җайланмалар эшләү, программалы тәэмин ителешне булдыру, гамәлгә кертү һәм үстерү) эшләүче резидент-компанияләр табышка, керемгә, өстәмә кыйммәткә, транспортка, милеккә һәм җиргә салым ташламаларына ия. Шулай ук алар өчен офисларны һәм башка биналарны, шәхси төзелеш өчен җир кишәрлекләрен (сатып алу хокукы белән) вакытлыча файдалануга (арендага) биргәндә, үз хезмәткәрләренә торакны вакытлыча файдалануга (арендага) биргәндә һәм сатып алганда ташламалы шартлар каралган, Россиядә һәм чит илләрдә югары класслы персонал сайлап алуда, стартаплар булдыру һәм бизнес алып баруга караган консультацион, сервис һәм башка ярдәм күрсәтелә.

Резидент-компанияләрнең офисларын һәм лабораторияләрен урнаштыру өчен 2200 һәм 1500 урынга исәпләнгән А.С.Попов исемендәге (2015 елда) һәм Н.И. Лобачевский исемендәге (2021 елда) технопарклар ачыла. 2020 елга махсус икътисади зонада 180 артык резидент-компания эшли, аның партнерлары – Россия һәм Татарстанның эре корпорацияләре: «МТС», «Яндекс», «Тинькофф», «Ак Барс Банк», «ICL» һәм башкалар.

Мәгариф

2013 елда мәгълүматлаштыру һәм робототехника өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып баручы белгечләр әзерли торган Иннополис Университеты эшли башлый (2015 елга кадәр Казанда эшли). Университетта Россия һәм чит ил әйдәп баручы белгечләре укыта, 800 артык студент белем ала (2020 ел). Укулары тәмамланганнан соң, аларны махсус икътисади зона резидент-компанияләренә эшкә урнаштыру каралган.

Университет структурасында:

  • компьютер һәм инженер фәннәре, гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр факультетлары;
  • программалы тәэмин ителеш һәм программалау инженериясе, мәгълүматларны анализлау һәм ясалма интеллект, мәгълүмати куркынычсызлык һәм киберфизика системалары, робототехника һәм компьютер күзәтчелеге фәнни институтлары бар, алар унбиш тикшеренү лабораториясен һәм сигез тикшерү үзәген берләштерәләр.

Университет кампусы уку-лаборатория корпусын һәм 1200 кешегә исәпләнгән дүрт тулай торакны үз эченә ала.

2016 елда университет каршында сәләтле балалар өчен физика-математика һәм информатика фәннәрен тирәнтен өйрәнү (7–11 сыйныф укучылары өчен) IT-лицей-интернаты; балалар бакчасы, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта мәктәбе ачыла. 2019 елда мәктәп өчен бина төзелә.

Инфраструктура

Иннополис шәһәрендә «акыллы шәһәр» концепциясе нигезендә уңай торак, инженер, транспорт, коммуналь, көнкүреш, социаль инфраструктура булдырылган. Монда егермедән артык күп катлы торак йорт, медицина үзәге (клиник-диагностика лабораториясе булган стационар, консультация-диагностика һәм физиотерапия блоклары, реабилитация һәм кичектергесез хирургия бүлекләре), зур спорт комплексы, мәдәни-ял итү комплексы – ArtSpace шәһәр мәйданчыгы, төрле хезмәтләр күрсәтү, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре ачылган; шәһәр электробусы, Европада беренче пилотсыз такси һәм башкалар эшли.

Иннополис мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төрле масштаблы халыкара һәм бөтенроссия конференцияләре, форумнар үткәрү урынына әйләнде, дәрәҗәле берничә халыкара бүләккә ия булды. Аның үсеше актив рәвештә дәвам итә.

2020 елга Иннополиста 405 кеше теркәлгән, фактта дүрт меңгә якын кеше яши.

Иннополис шәһәре мэрлары: Е.А.Иванов (2014–2016 елларда), Р.Р.Шаһгалиев (2016 елдан).

Авторы – С.Г.Белов