Эчтәлек

1991 елда оештырыла. 1988 елда архитектура академигы А.Т.Полянский, архитектор Ю.М.Минаев, инженер В.И.Райцын проектлары буенча төзелгән элеккеге В.И.Ленин исемендәге Үзәк музейның Казан филиалы бинасында урнашкан. Составында: «Казан» милли мәдәният үзәге музей комплексы — Казанның меңьеллыгына һәм милли мәдәният тарихына багышланган даими экспозиция, Казандагы Урманче Бакый музее (1999), рәссам Ә.Н.Мәҗитов музее (2005), И.К.Зариповның галерея-студиясе (2004); ял итү, күңел ачу комплексы: Казан шәһәр филармониясе (составында «La Primavera», Казан дәүләт камера оркестры, «Казан» бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Идел егетләре» халык эстрада-фольклор ансамбле, «Айгөл» балалар вокаль ансамбле), концерт һәм күргәзмә заллары бар. «Казан» милли мәдәният үзәге төп бинасының гомуми мәйданы 10 800 м2. Төп бина каршында скульптуралар паркы комплексы (авторлар — Т.Сөбханкулов, Р.Хәбибрахманов, С.Балашов) һәм «Хөррият» скульптурасы куелган стела (1997, скульп. К.Җәмитов) урнаштырылган. Өч тигезлектәге музей-экспозициясе һәм күргәзмә залларының мәйданы — 3009 м2. Музей комплексы фондларында 34500 экспонат: нәкышь, графика, скульптура, гамәли-бизәлеш һәм халык сәнгате әсәрләре, археол. һәм этнография әйберләре, мемориаль истәлекләр, сирәк китаплар, шәмаилләр, фото һәм документаль материаллар бар. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында: күренекле татар аксөякләре вәкилләре — предприятие хуҗалары, сәүдәгәрләр, меценатлар Аитовлар, Апанаевлар, Гобәйдуллиннар, Мамлиевлар, Тенишевләрнең гаилә ядкәрләре һәм документлары; Ш.Мәрҗаниның шәхси әйберләре, Ф.И.Шаляпин һәм Б.И.Урманченың төп оригиналь әйберләре һәм документлары.

Уникаль әйберләр исәбенә фаразларның берсе буенча «Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән» дип аталган парсуна (якынча XVII йөз ахыры — XVIII йөз башы); Алтын Урда чоры Идел буе шәһәрләренең (Болгар, Сарай-Бату) археологик коллекцияләре, Кырым, Иран, Урта Азиядә эшләнгән әйберләр, Алтын Урда тәңкәләре хәзинәләре (10 мең берәмлек), VIII–IX йөзләрдә Көнчыгыш Кама аръягында (Агыйдел елгасы буенда) табылган Чулман хәзинәләреннән көмеш әйберләр; Исмәгыйль хан исеме язылган XVI йөз тимер көбәсе, XVIII йөздә Иранда эшләнгән 2 шлем, XIX йөз башына караган кулъязма Коръән һәм Коръән савытлары (шул исәптән Төркиядән һ.б. илләрдән китерелгән), 1812 елгы Ватан сугышында катнашучы, татар-башкорт полкы командиры полковник Гәрәй Кайбышевның чигелгән билбавы, XVIII–XIX йөзләрдәге татар зәркән бизәнү әйберләре, Н.Челноков, В.Турин, Э.Турнереллиның XVIII–XIX йөзләрдәге Казан күренешләре төшерелгән графика әсәрләре керә.

Тарихчы Г.Гобәйдуллинның, күренекле тюрколог С.Моратовның, язучылар Г.Гали, С.Хәким, И.Юзеев, Г.Бакир, Б.Гыйззәт һ.б.ның шәхси архивлары зур кыйммәткә ия. Музейның Казанның меңьеллыгына һәм милли мәдәният тарихына багышланган даими экспозициясендә «Татар халкының борынгы һәм урта гасыр мәдәнияте. Б.э.к. I нче меңьеллык — X йөз»; «Казан, X–XV йөзләр»; «XX йөздә татар халкы һәм аның мәдәнияте», «Казан — Татарстан Республикасы башкаласы» һ.б. бүлекләр бар. Музей комплексының даими экспозициясе материаллары «Казан» милли мәдәният үзәгендәге музей фондларының, Казан һәм РФнең башка шәһәрләре архивлары һәм музейларының вакытлы күргәзмәләре белән тулыландырыла. «Казан» милли мәдәният үзәгенең фәнни, музей-күргәзмә, мәгърифәтчелек гаммәви тамашалар эшчәнлеге татарларның һәм ТРда яшәүче башка халыкларның матди һәм рухи мәдәниятен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, телләрен саклауга һәм пропагандалауга юнәлтелгән.

Үзәкнең директоры — Р.З.Закиров (1991 елдан).

«Казан» милли мәдәни үзәге 2020 елдан «Казан шәһәренең музей комплексы» дип атала.

Әдәбият

Сокровищница искусств: Национальный культурный центр «Казань» // Казань. 2002. № 11–12;

Все музеи Казани: Справ.-путеводитель. К., 2004.                               

Автор — И.А.Эделева