1) XV–XVII йөзләрдә Россиядә системалы рәвештә уздырылган гомуми җир үлчәү, межалау эшләрен һәм халыкның түләү мөмкинлекләрен исәпкә алуны әзерләү, оештыру һәм гамәлгә ашыру чорында төзелә торган канцелярия эшләрен алып баруга кагылышлы «писцовый» документларның зур комплексы. «Писцовый кенәгәләр» термины белән кыр кенәгәләре («тасвирламалар һәм үлчәүләр»), аерым кенәгәләр (йомышлы кешеләрне күчереп утырту язмалары), дозор кенәгәләре («тасвирламалар һәм дозорлар»), исәпкә алу-межалау кенәгәләре («тасвирламалар һәм межалаулар»), махсус межа кенәгәләре, элгәрерәк төзелгән исәпкә алу, дозор һәм аерым кенәгәләр буенча «өстәмә исемлекләр», затларның, биләмәләрнең исемлекләре һәм теркәү язмалары, кайчак утарларны исәпкә алу һәм теркәү язулары һ.б.ш. билгеләнә.

2) Шәһәрләр һәм өязләрнең хуҗалык тасвирламаларын исәпкә алу буенча җыелма материаллар. Кагыйдә буларак, алар башында дворяннар арасыннан сайланган җитәкче торган, штатында подъячийлар, кайчак дьяк булган Утарлар приказы билгеләгән затлар тарафыннан уздырыла. Писцовый кенәгәләр нотариаль асылда була, вотчина хуҗалары һәм алпавытларның җир һәм крәстияннәр биләвенә хокукларын исәпкә алалар, җир биләүдәге үзгәрешләрне теркиләр һәм халык түләргә тиешле дәүләт салымнарының нигезен тәшкил итәләр. Язмалар хуҗалар яки торак пунктлар буенча, яисә ике принципны да истә тотып алып барыла; феодаль җирбиләүчеләрнең вотчина һәм утарларга хокукын тикшерүгә, җирне үлчәүгә, вотчина һәм утар хуҗаларының үз күрсәтмәләренә, халыктан сораштыруга нигезләнә. Тасвирламаны төзү рәвеше теркәүчеләргә куелган күрсәтмәдә чагылыш тапкан кадастр максатыннан чыгып билгеләнә, биләмәнең состав өлешләренә, теркәлә торган мәгълүматларның күләменә, ныгып урнашкан традицияләргә карап, аңа төзәтмәләр кертелә. Писцовый кенәгәләр төзү берничә этаптан тора: башта «кыр тасвирламалары» языла, алар нигезендә каралама писцовый кенәгәләр, аннары писцовый кенәгәләрнең чиста язмалары барлыкка килә, язулар төгәлләнгәч, тасвирлама бербөтен хәлгә китерелә. Писцовый кенәгәләр күп максатларда файдаланыла, тасвирлана торган территорияләрнең социаль-икътисади торышын чагылдыра, географик, демографик, генеалогик, ономастик лингвистик һ.б. өлкәләргә караган мәгълүматларны үз эченә ала. Казан төбәгенә теркәүчеләр фәкать Казан сарай идарәханәсе тарафыннан җибәрелә. XVI йөзнең 2 нче яртысы — XVII йөзләр Казан төбәге буенча безнең көннәргә кадәр килеп җиткән исәпкә алу материалларының саны 15 берәмлектән артмый, күп өлеше XVIII йөз күчермәләре рәвешендә сакланып калган. Җир турындагы бәхәсләрне хәл иткәндә (Генераль межалауга кадәр) түбәндәге кенәгәләрдәге теркәү-исәпкә алу язмалары иң абруйлы булып саналган: өязләре белән Казан һәм Зөя шәһәрләре (теркәүчеләр — окольничий Н.В.Борисов-Бороздин һәм «иптәшләре белән» Д.А.Кикин (1565–68)), Казан өязе (теркәүчеләр — И.Болтин (1602/03 һәм «иптәшләре белән» С.Волынский (1647–56), Зөя өязе (теркәүчеләр — Ф.Аристов (1602/03) һәм «иптәшләре белән» И.М.Аничков (1646–52)).

Чыганаклар

Писцовая книга Казанского уезда 1602–1603 годов. К., 1978;

Писцовая книга Казанского уезда 1647–1656 годов. М., 2001;

Перечневая книга Свияжского уезда: По материалам писцового описания 1646–1652 годов. К., 2004;

Писцовое описание Казани и Казанского уезда 1565–1568 годов. К., 2006.

Әдәбият  

Веселовский С.Б. Сошное письмо: Исследование по истории кадастра и посошного обложения Московского государства: В 2 т. М., 1915–16;

Мерзон А.Ц. Писцовые и переписные книги XV–XVII вв. М., 1956;

Павлов-Сильванский В.Б. Писцовые книги России XVI в.: Проблемы источниковедения и реконструкции текстов. М., 1991.

Автор — Д.Г.Мостафина