- РУС
- ТАТ
1993 елда оеша, 1995 елда ачыла. 1995–2006 елларда ТР Милли музее филиалы; 2007 елдан муниципаль музей. Нигез салучысы һәм директоры (2011 елга кадәр) Б.Ш.Зыятдинов. 2 нче гильдия сәүдәгәр М.М.Мөлековның элеккеге ике катлы кунакханә бинасында урнашкан (1911; псевдорус юнәлешенең эклектика стилендәге архитектура истәлеге). Экспозиция мәйданы — 245 м2, коллекцияләре 5 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә.
Бинаның беренче катында Муса Җәлил музее урнашкан (мәктәп музее буларак 1976 елдан эшләп килә, 1981 елдан хәзерге бинада). Экспозициянең төп бүлекләре: «Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбыз», «Себер тракты тарихы», «Карадуган авылы тарихы», «Почта элемтәсе тарихы». Экспозициянең авторлары — ТР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) фәнни хезмәткәре Д.Б.Баһаветдинова, рәссам Б.М.Салосин. Сугышчан дан залында «Үлем үзәне»ннән Бөек Ватан сугышы чоры табылдыклары (каскалар, снаряд кыйпылчыклары, патрон гильзалары, пулемёт дискы һ.б.), шушы төбәктә туып үскән, Мәскәүдә Кызыл мәйданда ике тапкыр Җиңү парадында катнашкан Мәхмүт Вәлиев сугышкан 120 нче танк бригадасы сугышчан юлының карта–схемасы күргәзмәгә куела. Икенче катта «Себер тракты тарихы», «Карадуган авылы тарихы» экспозицияләре бар. Почта элемтәсе тарихына караган экспонатлар арасында (1790 елдан башлап) — ямщиклар киеме, ат дирбияләре, дуга кыңгыраулары, почта документлары үрнәкләре, XIX йөз хатлары, Казан губернасының 1797 елгы почта картасы, Казан өязенең 1887 елгы почта-телеграф округы картасы, Морзе аппараты, XX йөз башы телефон аппараты, 1940 еллардагы почта хезмәткәрләренең форма киемнәре, беренче совет телевизорлары. Экспозициянең Карадуган авылы тарихына багышланган бүлегендә төбәкне өйрәнү материаллары, музей урнашкан элеккеге йорт хуҗасының шәхси әйберләре, халык гамәли-бизәлеш сәнгате һәм этнография әйберләре куелган.
Музейның аеруча кыйммәтле экспонатлары — М.Җәлилнең Мөбинә Таһировага бүләк иткән мандолинасы, Карадуган авылы мәктәбен оештыручыларның документлары һәм хөкүмәт бүләкләре, XX йөз башы калфаклары.
Музей ел саен Г.Тукай туган көнне (26 апрель), Җиңү көнен (9 май), Халыкара музейлар көнен (18 май), Татарстан Республикасы көнен (30 август), Белем көнен (1 сентябрь) билгеләп үтә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.