Казанда Каюм Насыйри музее. Икенче зал экспозициясенең гомуми күренеше

2002 елның 2 февралендә ТР Милли музее филиалы буларак ачыла.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында төзелгән һәм яңадан торгызылган татар төзелеш сәнгате истәлеге булган бинада урнашкан. Экспозиция мәйданы 113 м2; 373 саклау берәмлеге. Музей комплексының фәнни концепциясе авторы һәм музейның сәнгать проекты автордашы — Р.С.Хөснетдинова.

К.Насыйрига, XIX йөз татар мәгърифәтчелеге фикеренең үзенчәлекләренә һәм үсешенең төп этапларына, Ш.Мәрҗани һәм Х.Фәезханов иҗатларына багышланган тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш әйберләр бүлекләре экспозициянең төп бүлекләрен тәшкил итә.

Казанда Каюм Насыйри музее. Экспозиция фрагменты: галимнең бүлмәсе

Экспозициядә К.Насыйриның кулъязмалары һәм басма хезмәтләре, аның турында истәлекләр, шәхси архивлардан фотосурәтләр, мәдрәсәләр өчен төзегән дәреслекләре һәм татар халык авыз иҗаты әсәрләренең язмалары куелган. Бай этнографик коллекцияләр һәм көнкүреш әйберләре Казанның Иске Татар һәм Яңа Татар бистәләре һәм элеккеге Зөя өязе татар авылларының көнкүрешен чагылдыра (самовар-кухня, үтүк; фарфор савыт-саба, комганнар һ.б.).

К.Насыйриның абыйсы Габделхәй һәм аның улы Габделмәннең әйберләре, шулай ук бертуганының кызы — тел белгече һәм фольклорчы Х.Насыйриянең (Хөсәенованың) стена көзгесе, өстәл вазасы, фарфор пудра савыты, җилпәзәсе бар.

Кыйммәтле экспонатлар арасында — К.Насыйри күчереп язган кулъязма китап, аның шәхси китапханәсеннән алты китап (шәхси мөһере белән), язучыныкы дип исәпләнгән сандык, таяк һәм хронометр-сәгать, Хөсәеновлар һәм Игъламовлар нәселеннән килгән XIX йөз ахыры — XX йөз башындагы шәхси әйберләр (115 саклау берәмлеге), Казанның Иске Татар бистәсе (60 саклау берәмлеге) һәм Казан артының XIX йөз ахырына — XX йөз башына караган көнкүреш әйберләре (90 га якын саклау берәмлеге), китаплар коллекциясе, шул исәптән мәдрәсәләр өчен гарәп һәм татар телләрендә язылган дәреслекләр (135 саклау берәмлеге) саклана.

Музей тарафыннан ел саен К.Насыйри (2 февраль) һәм Халыкара музейлар көннәре (18 май) үткәрелә.