- РУС
- ТАТ
1934 елның 16 декабреннән БҮБК һәм 1936 елның 2 мартыннан ТАССР ҮБК Президиумы карары белән В.И.Ленинның музей-йорты буларак оештырыла, 1939 елның 22 гыйнварында эшли башлый. ТР МК карары белән 2003 елның 24 декабрендә музей-саклаулык дип үзгәртелә. Саклаулык мәйданы 8 га, коллекцияләрдә 650 саклау берәмлеге исәпләнә.
Саклаулык үзәге — 1847 елда В.И.Ульянов-Ленинның бабасы А.Д.Бланк сатып алган утар (ул чакта ук торак йорт төзелә, 1860 елларда — кечкенә флигель). 1870 елда А.Д.Бланкның вафатыннан соң, утар аның кызларына мирас булып кала, 1847–1863 елларда утарда яшәгән М.А.Бланк милектәшләрнең берсе була һәм биредә аның И.Н.Ульянов белән туе уза. Ульяновлар гаиләсе, шул исәптән император Александр III не үтерергә омтылган революционер-народник А.И.Ульянов, В.И.Ульянов, 1870–1880 елларда һәр җәй саен диярлек утарга кайтып йөриләр. В.И.Ульянов 1887 елда Казан студентлары җыенында катнашканы өчен кулга алынып, 1887 елның декабреннән 1888 елның сентябренә кадәр биредә сөргендә була. 1898 елда утар Кокушкино авылы крәстияне Н.Н.Фадеевка сатыла. 1902 елда торак йорт яна, 1917 елда утар талана. 1936–1939 елларда утарның кечкенә янкормасы торгызыла (Ульяновларның туганнары Н.И.Веретенников һәм Е.А.Жаков күрсәтүләре буенча), аны яңартып коруда М.И. һәм Д.И.Ульяновлар актив катнаша. 1980–1982 елларда архитектор В.В.Чумаков һәм археолог Л.С.Шавохин җитәкчелегендә торак йорт торгызыла, 1986–1987 елларда каралтылар (ат абзары, амбар, мунча һ.б.), бакча, парк зонасы яңартыла.
Хәзерге вакытта музей экспозициясе торак йортта һәм җәйге кечкенә флигельдә урнашкан. Йортта XIX йөздәге төрле типологик предметлар нигезендә А.Д.Бланк кабинеты, аның бер бүлмәсе торгызылган, «Ульяновлар гаиләсе — революционерлар гаиләсе» тарихи-документаль экспозициясе урнаштырылган. Флигельдә XIX йөзнең 2 нче яртысы көнкүреше торгызылган (аш, кунак, гаилә әгъзаларының торак бүлмәләре).
Флигель каршында студент В.И.Ульяновка һәйкәл куелган (1958, скульптор И.А.Новосёлов).
Директоры — Р.М.Габдерәхимов (2009 елдан).
Дом-музей В.И.Ленина в Кокушкино: Путеводитель. К., 1964;
Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. К., 1999. Т. 1;
Долгина Л. Село Кокушкино и его обитатели // Мир и музей. 2005. Вып. 11.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.