1981 елда җәмәгатьчелек тәртибендә ачыла, 1991 елдан ТР Берләштерелгән дәүләт музее (2001 елдан ТР Милли музее) филиалы; 2007 елдан муниципаль музей. Элеккеге сәүдәгәр И.Ф.Захаров йортында урнашкан (XIX йөзнең 2 нче яртысы; архитектура истәлеге). Экспозиция мәйданы — 195 м2, музей фондында 3 мең саклау берәмлеге бар.

Экспозиция өч залда урнашкан. «Төбәкнең борынгы заманнардан алып XX йөз башына кадәрге тарихы» бүлегендә күргәзмәгә археология һәм нумизматика коллекцияләре, көнкүреш әйберләре, татар, рус халыкларының өс киемнәре куелган. Бөек Ватан сугышы тарихы фоторәсемнәрдә, документларда, шулай ук Советлар Союзы Геройлары И.Т.Максимов, М.К.Москвин, Г.Я.Нигъмәтуллин, М.А.Просвирнин фотосурәтләрендә чагыла. Күргәзмә залында ел саен музей фонды һәм шәхси коллекцияләрдән берничә күргәзмә оештырыла. Музей фондында якташлар: язучы Ш.Маннур, композиторлар М.З.Яруллин һәм Ф.З.Яруллин турында материаллар тупланган.

Иң кыйммәтле әйберләр арасында — сәүдәгәр Н.И.Щербаков өстәле (XX йөз башы), палеонтологик экспонатлар, милли костюмнар.

Ел саен Җиңү көне (9 май), Халыкара музейлар көне (18 май) үткәрелә.