1991 елның 14 октябрендә ачыла, 1996 елдан ТР Дәүләт музее филиалы (2001 елдан ТР Милли музее), 2007 елдан – муниципаль музей. Бер катлы бинаны били. Экспозиция мәйданы – 120 м2, төп фондта 902 саклау берәмлеге исәпләнә.

Экспозиция өч бүлектән тора. Этнография бүлеге көнкүреш кирәк-яраклары, Казан татарларының тормыш рәвеше һәм кәсепчелеге белән таныштыра. Музейда чигүле һәм тукылган сөлгеләр, алмагачыннан эшләнгән карават (XX йөз башы), удмурт челтәрләре (XX йөз башы) һәм башкорт сөлгесе (XVIII йөз ахыры) коллекцияләре урын алган. Җ.Вәлидинең шәхси буфеты күргәзмәгә куелган. Төбәктә булган гражданнар сугышына багышланган бүлектә сугыш кораллары фрагментлары, документлар һәм гражданнар сугышында катнашучыларның фотографияләре, чех-словак корпусы частьләре белән бәрелешләр, алпавыт утарларының тар-мар ителүе турында материаллар бар. Экспозициянең Бөек Ватан сугышы турындагы бүлеге Апас районында туган Советлар Союзы Геройлары Д.И.Горбунов, С.Х.Кәримов, Р.А.Абзалов, Дан орденының тулы кавалеры – И.Н.Насыйбуллин, Нюрнберг процессында катнашкан контр-адмирал И.М.Золин белән таныштыра. 1942 елда оборона корылмаларын кабул итү-тапшыру акты аерым игътибарга лаек (кара Казан каймасы).

Археологиягә, районның хәзерге тарихына, шулай ук танылган шәхесләр биографиясенә багышланган бүлекләр каралган, концепциясе эшләнгән яңа экспозиция төзелеше бара. Социалистик Хезмәт Геройлары – М.С.Кәлимуллина, Ә.М.Маликова (Шәфигуллина), С.С.Гобәйдуллин, Г.С.Галиев, В.Г.Садовниковлар турында материаллар тупланган. Аеруча мөһим коллекцияләргә Казан татарларының XIX йөз ахыры – XX йөз башында чигелгән һәм тукылган әйберләре (100 дән артык саклау берәмлеге), 1958 елда Турай авылында табылган хәзинәдән алынган савыт-саба (фарфор, пыяла, бакыр савытлар, 10 саклау берәмлеге), төрле илләрнең янгынга каршы хезмәтенә нисбәтле, 1920–2000 елларда чыгарылган значоклар (429 саклау берәмлеге) керә.

Музей ел саен мөселманча Яңа ел – Нәүрүз (21 март), «Каз өмәсе» (10 декабрь), музей ачылган көнен (14 октябрь) үткәрә.