Эчтәлек

1976 елның 5 гыйнварында нигез салынган, 1981 елның 22 сентябрендә, шәһәрнең 10 еллыгына туры китереп, ТАССР Дәүләт музее филиалы буларак ачыла; 2007 елдан — муниципаль музей. 2004 елга кадәр экспозиция мәйданы 753 м2, күргәзмә залы мәйданы 160 м2, парк зонасы мәйданы 2 га. Коллекцияләрдә 26 меңгә якын саклау берәмлеге исәпләнә.

Музей тупланмасында — археологик, этнографик (халык кулдан тукучылыгы, бизәнү әйберләре, халык костюмнары һ.б.), табигыять-фәнни коллекцияләр (135 кош һәм вак хайван сөякләре, кабырчыклар, балык, краб, лангуст, диңгез ташбакасы һәм Һинд океанында яшәүче башка хайваннар сөякләре), шәһәр төзелеше һәм «Түбәнкаманефтехим» һәм «Түбәнкамашин» предприятиеләре оешу тарихына багышланган фотодокументлар, иске басма китаплар (17 йөзгә караган «Изге Ефремның тормышы» — «Житие Св. Ефрема» һ.б.), сынлы сәнгать һәм гамәли-бизәлеш сәнгате әсәрләре (оста Т.Матвеева уенчыклары, кызыл балчыктан И.Матвееваның миниатюр пластикасы, шулай ук Филимоново, Каргополь, Абашево, Кострома, үзбәк уенчыклары тупланмалары), Татарстан рәссамнарының рәсемнәре һәм графикасы, рәссам Ә.С.Фәтхетдинов әсәрләренең тупланмасы.

2004 елдан музей махсус бинада урнаша (мәйданы 2282 м2). Экспозициягә «Түбәнкаманефтехим» һәм «Түбәнкамашин» предприятиеләренең җитештерү процессларын сурәтләгән макетлар комплексы куелган. Иң кыйммәтле экспонатлар — Имәнкискә археологик культурасы предметлары (8 берәмлек), И.Матвееваның миниатюр пластикасы (174 берәмлек), җирле осталарның гамәли-бизәлеш сәнгате (900 гә якын берәмлек), нумизматика (1700 дән артык берәмлек), керәшен татарларның этнографик коллекцияләре (30 га якын берәмлек). Ел саен музей үзенең Оешу көнен (5 гыйнвар) һәм Ачылу көнен (22 сентябрь), Халыкара музейлар көнен (18 май) билгеләп үтә.

Әдәбият

Исторические и краеведческие музеи СССР: Каталог. М., 1988.