- РУС
- ТАТ
Алар тирәсендәге тарихи-мәдәни ландшафт саклана яки яңадан торгызыла. Билгеле объектларны саклау белән генә чикләнмичә, аларның эшчәнлеген тәэмин итүче функцияләрне дә башкаралар.
Россиядә истәлекле урыннарны музейлаштыруның беренче омтылышлары 1920–1930 елларга карый, музей-саклаулыклар тарихи кыйммәткә ия национализацияләнгән утарлар, монастырьлар, сарай-парк ансамбльләре җирлегендә оештырыла. Музей-саклаулыклар статусы 1960 елларда кертелә.
ТРда федераль һәм республика статусындагы 6 музей-саклаулыгы бар:
Музей объектларын һәм коллекцияләрне тәшкил иткән саклаулык территорияләренең һәркайсында бөтенлек сакланган һәм тартып алу мөмкинлеге булмаган хәлдә тарих-архитектура, сәнгать, археология, ландшафт-табигать комплексы формалаша.
ТРда шулай ук тарихи-мәдәни саклаулы территорияләр: «Чаллы» (кара Чаллы шәһәрлеге), «Җүкәтау» (кара Җүкәтау комплексы), «Ушковлар утары» (Менделеев шәһәрендә П.К.Ушков утары һәм паркы җирлегендә), Түбән Кама милли паркы, Озын Алан комплекслы табигать һәм тарих-архитектура истәлеге (шулай ук кара Аеруча саклаулы табигать территорияләре һәм акваторияләре) бар.
1990 еллар башына музей-саклаулыклар музей учреждениеләренең аеруча актив үсеш алган категориясен тәшкил итә. Ул шулай ук музейлар эшендә тиңдәше булмаган, музей эшчәнлеге өлкәсенә мәдәни мирасның яңа элементларын җәлеп итү белән бәйле яңалыклар кертелү белән аерылып тора. Бу төр эшчәнлек милли мәдәниятнең саклануын гына түгел, тагын да ишәюен һәм үсешен тәэмин итә (мәсәлән, Казанда «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни саклаулык территориясе (1998) һәм аерым статуслы «Казан посады» (1997) территориясенең барлыкка килүе).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.