Тарихы

Авылга XVIII−XIX йөз чикләрендә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы, экономик һәм Ижевск казна заводына беркетелгән крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык таралган була; артиллерия генерал-майоры А.А.Гревенең якындагы “Отрада” утарында ялланып эшлиләр. XX йөз башында ат заводы тотучы И.М.Крыжановский тарафыннан сатып алына (совет чорында анда пионер лагеры урнаша).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була. XX йөз башында тегермән, икмәк саклау һәм сату, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1086 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Караелга авылының Вознесение чиркәве приходына карый. 1910 елда үз бинасында бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе ачыла (беренче укытучы – Н.Н.Гущина).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Сәвәләй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Прогресс” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.А.Писарев), 1950 елдан − зурайтылган “Ирек” (үзәк утары Өнбия авылында), 1959 елдан “Родина” колхозлары составында (үзәк утары Чыбыклы авылында).

Халык саны

1859 елда – 269,
1906 елда – 469,
1913 елда – 585,
1920 елда – 594,
1926 елда – 519,
1938 елда – 486,
1949 елда – 373,
1958 елда – 244,
1970 елда – 118,
1979 елда – 21,
1989 елда – 22,
2002 елда – 2,
2010 елда – 3,
2017 елда – 2 кеше (руслар).