Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани музее. Экспозиция фрагменты

2000 елның 2 октябрендә ачыла.

Урта мәктәп каршында урнашкан. 82 м2 га якын мәйданны биләгән ике экспозиция залыннан гыйбарәт. Коллекциядә 150 саклау берәмлеге исәпләнә. 1992 елдан материалларны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Б.Вәлиева туплый. Экспозиция авторлары — А.Д.Хәйруллина, ТР Милли музее фәнни хезмәткәре рәссам Ф.А.Зыязов.

Экспозиция Ш.Мәрҗанинең тормышын һәм эшчәнлеген хронологик эзлеклелектә яктырта. Беренче бүлек Ш.Мәрҗани һәм аның туганнары тормышы белән бәйле авылларга, шулай ук атаклы мәгърифәтченең уку елларына багышлана. Экспозициядә XIX йөз татар йортының интерьер фрагментлары торгызылган, күргәзмәгә XIX йөзгә караган мулла киеме, йорт кирәк-яраклары куелган. Икенче залдагы экспозиция Мәрҗанинең Казандагы эшчәнлеге һәм аның дәвамчылары («Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкертләре һәм варислары») белән таныштыра. Анда галимнең оныгы Суфия Мостафина тарафыннан музейга тапшырылган шәхси әйберләре: көмеш чәнечке-пычаклар, 4 чәй тәлинкәсе һ.б. куелган. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында мемориаль әйберләр коллекциясе, китаплар, Ш.Мәрҗани әсәрләре басмалары бар.

Музей җирлегендә «Туган төбәкне өйрәнәбез» дигән мәктәп түгәрәге эшли. Ел саен Халыкара музейлар көне (18 май), Белем көне (1 сентябрь) үткәрелә.

Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани музее. Татар йорты интерьеры. XIХ йөз