Эчтәлек

1920 елда җәмәгатьчелек башлангычы белән ачыла, 1928 елдан дәүләт музее.

1 нче гильдия сәүдәгәр, Тәтешнең нәселдән килгән мактаулы гражданы П.В.Серебряков йортында (1870, архитектура истәлеге) урнашкан. Экспозиция мәйданы 274 м2, музей коллекцияләрен 12 меңгә якын саклау берәмлеге тәшкил итә.

Экспозиция шәһәр һәм район тарихына багышлана. Төбәк табигатен чагылдырган палеонтология һәм археология коллекцияләре, предметлары зур урын били. Этнография бүлегендә район территориясендә яшәүче халыкларның: руслар, татарлар, чуашлар, мордваларның көнкүреш әйберләре һәм киемнәре куелган. Шәһәр тарихы XVIII–XIX йөзләр документларында һәм фоторәсемнәрендә чагылган; экспонатлар арасында — Е.И.Пугачёв заманындагы туплар, XIX йөзнең 1 нче яртысы көбәләре, биш көпшәле капсуллы пистолет, XIX йөз башы җәмәгать судьясының һәм шәһәр башлыгының күкрәк билгеләре, Троица чиркәве дини предметлары (1777) һ.б. Экспозициянең аерым өлешен Долгая Поляна — Молоствовлар нәселе утары турындагы материаллар (нәсел туграсы күчермәләре, XVIII–XIX йөзләр документларының ксерокопияләре һ.б.) тәшкил итә. Экспозициянең XX йөз тарихына багышланган өлешендә районда туган танылган шәхесләр: сигез Советлар Союзы Герое, стендка ату буенча Олимпия резервы мәктәбен оештыручы С.С.Яруллин, стендтка ату буенча 13 тапкыр — Европа, 8 тапкыр дөнья чемпионы һәм Олимпиада-2000 көмеш призёры С.А.Дёмина һ.б. турында материаллар урнаштырылган.

Музейның аеруча мөһим экспонатлары арасында XIX йөз Россия һәм Саксония за­вод­ларының (Гарднер, Насонов, Кузнецов һ.б.) фарфор һәм яктырту приборлары коллекцияләре; XIX йөз ахыры — XX йөз башы «Польша көмеше» әйберләре коллекциясе; шагыйрь М.Сеспель өеннән мемориаль әйберләр һәм гаилә архивы; революцион хәрәкәт эшлеклесе В.Н.Фигнерның туганнары йортыннан өй җиһазы; XVII–XIX йөзләргә караган кулъязмалар һәм иске басма китаплар коллекцияләре; А.Ф.Мантель тупланмасыннан XIX йөз ахыры — XX йөз башы рус графикасы әсәрләре бар.

Ел саен Халыкара музейлар көне (18 май), Бүләкләр кабул итү атнасы (11–17 июль), Белем көне (1 сентябрь) билгеләп үтелә. Музей тарафыннан «Тәтеш музее язмалары» («Записки Тетюшеского музея») журналы нәшер ителгән.

Әдәбият 

Исторические и краеведческие музеи в СССР: Каталог. М., 1988; 

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 2.