Эчтәлек

Музей оештыру омтылышы 1919–1924 елларда башлана, 1929 елда ачыла. 1933 елда Бөгелмә МТСының сәяси эшләр бүлеге карамагына тапшырыла. Бөек Ватан сугышы елларында ябыла, бинасы балалар йортына бирелә. 1946 елда яңадан торгызыла, 1982–2006 елларда ТРның Милли музее филиалы. 2007 елдан муниципаль музей, 1989 елда экспозицияне үзгәртеп кору һәм капиталь ремонт эшләре башкарыла.

XIX йөз ахырында алпавыт Елачин һәм сәүдәгәр Климовларга караган 2 бинада урнашкан. Экспозиция мәйданы – 796 м2, музей коллекцияләре 18,5 мең саклау берәмлеген тәшкил итә. Экспозиция төбәк (XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан) һәм Бөгелмә бистәсе барлыкка килгәннән алып XX йөз ахырына кадәрге Бөгелмә шәһәре тарихын чагылдыра. Палеонтология әйберләре (мамонт тешләре һәм сөякләре) куелган; төбәк табигате бүлеге җирле флора һәм фауна үрнәкләре белән таныштыра; энтомология (бөҗәкләрне өйрәнү) коллекцияләре урын алган. Этнография бүлегендә татар, чуаш, мордва, рус халыкларының көнкүреш әйберләре, авыл хуҗалыгыкораллары, йорт кирәк-яраклары һәм җиһазлары, өс киемнәре, халыкның декоратив-гамәли сәнгать әйберләре бар. XIX йөздә Бөгелмәдә уза торган ярминкәләр тарихы буенча интерьер комплекслары фрагментлары күрсәтелә. Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә сугышта катнашкан бөгелмәлеләрнең шәхси әйберләре, хатлары, сугыш кораллары үрнәкләре һ.б. бар. Фотографияләрдә, документларда, Бөгелмә предприятиеләре тарафыннан чыгарылган продукция үрнәкләрендә хәзерге шәһәр тарихы чагыла. Музейның этнография, нумизматика коллекцияләре аеруча кыйммәткә ия.

Музей ел саен Белем (1 сентябрь), Халыкара музейлар (18 май), өлкәннәр (1 октябрь), Бүләкләр кабул итү (июнь) көннәрен уздыра.

Әдәбият 

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. К., 1999. Т. 1.;

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 1.