Биографиясе

1937 елның 13 июне, Казан – 2020 елның 13 марты, шунда ук.

1961 елда Казан консерваториясен (А.Леманда композиция һәм Н.Рецкерда фортепиано буенча) тәмамлый.

1956–1957 елларда Казан музыка училищесендә музыкаль-теоретик фәннәр һәм композиция укыта, 1961–1963 елларда Татар академия театрында музыка бүлеге мөдире, 1963–1973 елларда Татар филармониясендә солист-пианист, концертмейстер, бер үк вакытта 1972–1974 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты хезмәткәре.

1990 елдан Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары һәм консультанты.

Иҗаты

Р.Еникиев – хәзерге әйдәп баручы татар композиторларыннан берсе, төрле жанрдагы күпсанлы әсәрләр авторы.

Р.Еникиев иҗатында үзәк урынны инструменталь һәм вокаль әсәрләр, балалар өчен музыка алып тора. Композиторның аеруча киң танылган әсәрләре – Х.Туфан шигыренә хор, симфоник оркестр, орган һәм сәнгатьле уку өчен «Муса Җәлил истәлегенә» поэмасы; Фортепиано һәм оркестр өчен концерт; симфоник оркестр өчен «Рапсодия» һәм «Крылов буенча дүрт мәсәл» (соңгысы театральләштерелгән хикмәтле миниатюралар циклы, татар музыкасында яңа сатирик юнәлешнең ачылуы).

Р.Еникиев татар камера инструменталь музыкасы (3 квартет; кыллы трио; скрипка, виолончель һ.б. уен кораллары өчен концерт пьесалары һ.б.) үсешенә зур өлеш кертә.

Р.Еникиев фортепиано музыкасы өлкәсендә даими һәм уңышлы эшли, иҗатында ул төрле жанрларны (концерт, соната, сонатиналар, цикллар, пьесалар һ.б.) колачлый. Композиторның 3 сонатасы милли фортепиано музыкасы тарихында драматик юнәлеш белән бәйле яңа бер сәхифәне ача. Р.Еникиев сонаталарына масштаблылык, чын мәгънәсендә симфоник колач, Европа музыкасы традицияләренең иҗади үсеше хас. Композитор Беренче сонатасында (3 кисәкле) С.Прокофьев иҗаты традицияләренә таяна. Х.Ямашев истәлегенә багышланып, «Анам кабере» дигән татар халык җырына нигезләнгән Икенче сонатасында (бер кисәкле) Ф.Лист тарафыннан эшләнгән бер темалылык (монотематизм) принцибына таяна.

Р.Еникиев татар музыкасының балаларга багышланган өлешен баетуга зур өлеш кертә. Сонатиналар, сюиталар, вариацияләр, фортепиано өчен «Төрки моңнар» альбомы, Җ.Дәрзаман шигырьләренә «Солдат булдым» вокаль циклы, аерым җырчылар һәм хор өчен җырлар, скрипка, фортепиано өчен пьесалар һәм инструменталь ансамбльләр хәзерге заман башкару һәм укыту практикасында киң кулланыла.

Р.Еникиевның иҗади ачышларыннан берсе – автор транскрипциясендә иҗат ителгән татар музыкасында яңа жанр булып торган «Сәйдәшстан» фортепиано циклындагы 20 пьеса – аларның нигезен С.Сәйдәшевнең вокаль әсәрләре тәшкил итә. Р.Еникиев, оригиналларның үзенчәлеген саклаган хәлдә, аларның кайбер аерым параметрларын (бигрәк тә, гармония һәм фактурасын) кыю рәвештә яңартып, бу музыканың югары кыйммәтен һәм матурлыгын фортепианога хас үзенчәлекле яңгыраш белән тулысынча ачып салуга ирешә.

Композиторның иҗатында гражданлык, патриотик һәм лирик эчтәлекле популяр җырлар һәм романслар – «Үрләреңне менгәч» (С.Хәким шигыре), «Ак дулкыннар», «Ләйсән» (М.Хөсәен), «Синең эзләр» (Роберт Әхмәтҗанов), «Бәхет» (М.Җәлил), «Яңгыр» (Г.Тукай) һ.б. лаеклы урын ала.

Р.Еникиев татар халык җырларын эшкәртү остасы, алар оригинальлеге һәм фольклорның тирән үзенчәлекле ачылышы белән аерылып тора. Р.Еникиевның образлы иҗат дөньясы киң һәм күптөрле: динамик тәэсир һәм лирик хис, драматик җанлылык, фаҗигале пафос, импрессионистик нечкәлек һәм шигъриятлелек, тирән фикерләү, психологик кичереш һәм юмор.

Композитор һәр жанрның табигатен бик яхшы сиземли, аның үзенчәлекле формаларын һәм ысулларын файдалана. Р.Еникиевның иҗаты камера принципларына һәвәслеге белән үзенчәлекле. Аның музыкасында психологизмга, штрихларның нечкә, җентекле булуына, кыскалык һәм ачыклыкка, форманың һаман чарлана баруына, һәр детальнең җиренә җиткереп эшләнешенә өстенлек бирелә.

Композитор өчен татар халык көйләре традицияләренә таяну хас. Ул үзенең әсәрләрендә фольклор үрнәкләрен еш куллана һәм аларның жанр табигатенә тәңгәл рәвештә киң колачлы үсешенә ирешә (Фортепиано өчен балладалар, Икенче соната һ.б.). Р.Еникиев, халык башкаручыларының көйләү һәм фикерләү рәвешен нечкә сиземләп, аны үз әсәрләрендә үзенчәлекле һәм ачык чагылдыра.

Композитор башка халыкларның фольклорына да мөрәҗәгать итә. «Крылов буенча дүрт мәсәл» – башкорт халык җырларына; «Төрки моңнар» казакъ, үзбәк, кыргыз һ.б. күп кенә төрки халыклар көйләренә нигезләнгән.

Р.Еникиевның музыкасы хәзерге концерт һәм педагогик репертуарларында тотрыклы урын алып тора. Композитор солист һәм ансамблист, шулай ук үз әсәрләрен интерпретацияләүче буларак та уңышлы чыгышлар ясый.

Төп әсәрләре:

  • вокаль-симфоник әсәрләр: Х.Туфан шигыренә катнаш хор, симфоник оркестр, орган һәм сәнгатьле уку өчен «Муса Җәлил истәлегенә» поэма (1981), «Дошманнар» – Г.Тукай шигыренә тенор һәм оркестр өчен монолог (2000), «Каръят батыр» – баритон һәм оркестр өчен халык көйләренә сюита (1973);
  • симфоник әсәрләр: Фортепиано белән оркестр өчен концерт (1961, икенче редакция, 1978); «Крылов буенча дүрт мәсәл» (1977), «Рапсодия» (1986), Виолончель һәм оркестр өчен диптих (1986), Скрипка һәм оркестр өчен триптих (1997);
  • камера ансамбльләре: скрипка, альт һәм виолончель өчен трио (1958, икенче редакция, 1981), 2 скрипка, альт һәм виолончель өчен 3 квартет (1960, икенче редакция 1991; 1972, 1996), скрипка һәм фортепиано, виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар;
  • фортепиано өчен: вариацияләр (1957), баллада (1979), 3 соната (1967, 1971, 1972), 5 сонатина, 5 сюита, «Сәйдәшстан» (2000), «Төрки моңнар» (2002) цикллары;
  • вокаль әсәрләр: Җ.Дәрзаман шигырьләренә фортепиано белән сопрано өчен «Солдат булдым» балалар җырлары циклы (1978), 60тан артык җыр һәм романс; «Тукбикә» – контр­альто һәм фортепиано өчен 8 җыр (1979), румын татарлары халык җырларына эшкәртмәләр;
  • спектакльләргә музыка: Н.Исәнбәт пьесасы буенча «Гөлҗамал» (1964), Н.Фәттахның «Кол Гали» (1974) һәм «Сармат кызы Сәринә» пьесаларына (1986) һ.б.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1983).

Әдәбият

Хөснияр З. Якутлар табыладыр вакыт белән // Азат хатын. 1987. № 6.

Әйди Т. Рухы нык – үргә менә // Казан утлары. 1997. № 6.

Касаткина Г. Обновление традиций // Советская музыка. 1970. № 10.

Касаткина Г. Ренат Еникеев // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Спиридонова В. О новых стилевых тенденциях в татарской фортепианной музыке (1960–1970-е годы) // Народная и профессиональная музыка Поволжья и Приуралья. М., 1981.

Спиридонова В. Фортепианные сонатины Р.Еникеева. Казань, 1992.

Шарафутдинова Р. Роль инонациональных музыкальных традиций в творчестве Р.Еникеева // Взаимовлияние и взаимообогащение культур народов СССР. Казань, 1983.

Гурарий С. Диалоги о татарской музыке. Казань, 1984.

Габяши Р. Рыцарь гармонии // Казань. 1997. № 12.

Алмазова Т. Творческий тандем // Музыкальная академия. 1999. № 3.

Авторы – Т.А.Алмазова