Эчтәлек

1988 елда ачыла. Музей мәйданы — 224 м2, коллекциясендә 1 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозициядә Г.Кариевның мемориаль әйберләре (документлар, китаплар, афишалар), авыл тарихына багышланган бүлектә Г.Кариев, шагыйрьләр Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни тәмамлаган мәдрәсә турында, шулай ук XVIII–XIX йөзләрдәге китап коллекцияләре, сәүдәгәрләр Шабанов һәм агалы-энеле Сәйфуллиннарның шырпы фабрикасы тарихына караган материаллар, этнография бүлегендә хезмәт кораллары, өс-баш киемнәре, көнкүреш әйберләре һәм татар халкының XIX йөзнең 2 нче яртысыннан алып XX йөз башына кадәрге декоратив-гамәли сәнгате әсәрләре урын алган.

Экспозициянең махсус бүлеге шушы авылда туып-үскән кешеләрнең язмышларын — репрессия чоры корбаннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар тарихын чагылдыра.

Аеруча кыйммәтле коллекцияләр арасында — артист Г.Р.Шамуковның шәхси китапханәсеннән Г.Кариев иҗаты белән таныштыра торган документлар; XIX йөз ахыры — XX йөз башында өйдә тукылган сөлгеләр һәм эскәтерләр; XVIII–XIX йөзләргә караган гарәп һәм татар телләрендәге китаплар бар.

1996 елда музей Кариевның туган авылы мәдәният йортында «Бөтен тормыш — театр» дигән даими эшләүче күргәзмә оештыра.

Музей ел саен (октябрь аенда) Татар академия театры белән бергәләп «Кариев укулары» уздыра.

Әдәбият

На родине Г.Кариева: Буклет. К., 1996;

Музей Г.Кариева: Буклет. Нурлат, 2003.