Игенчелек Татарстанда бик күптәннән традициягә әверелгән. Аның үсеш үзенчәлекләре җирле халыкның яшәү рәвеше, географик, туфрак һәм башка шартлар белән бәйле рәвештә урман (Кама алды һәм Урал буе өлеше), урман-дала (Идел алды һәм Көнбатыш Кама арты) һәм дала (Кама арты һәм Көньяк Урал буе) зоналарына аерыла.

Игенчелек системасы

Башлангыч чорда игенчелекнең гади төрләре - сазлык, яшелчә бакчалары, сөрү системалары була.

Урман зонасына төпләп-яндыру игенчелек системасы хас. Бу системаны Идел алды терр-ясендә Баланово һәм Волосово культурасы кабиләләре, Идел-Вятка елгалары арасында Ананьино культурасы кабиләләре куллана, Азелино, Городец, Имәнкискә культурасы кабиләләре III–VII йөзләрдә сөрүле игенчелек белән шөгыльләнә.

Китмән, сука, соңрак сабан җирне эшкәртүче төп кораллар була.

Сөрелгән (сукаланган) мәйданнар 4-5 ел буе, башлыча, сабан культуралары чәчү өчен файдаланыла, ә аннан соң ял итәргә буш калдырыла һәм берничә елдан соң кабат чәчү әйләнешенә кертелә. игенчелекнең яткын җир системасы Кама түбәнлеге территориясендә урнашкан болгар кабиләләре өчен дә хас була (VIII йөз). Аны пар системасы алыштыра. Ул, Болгар чорында барлыкка килеп, X–XVI йөздә үсеш ала, корылыклы районнарда хәзерге көндә дә кулланыла.

XVIII йөз уртасыннан игенчелекнең культура алыштыру системасы формалаша башлый, чәчү әйләнешендә планлы рәвештә кузаклылар (клевер, борчак), көзге (арыш, бодай), язгы бөртеклеләр (бодай, арпа, солы), соңрак - сызма культуралар (кукуруз, бәрәңге, тамыразыклар) аралаштырыла, туфракның уңдырышлылыгы югары дозада минераль һәм органик ашламалар куллану нәтиҗәсендә кабат торгызыла.

1920 елларда игенчелекнең үлән чәчү системасы фәнни нигезләнә һәм гамәлгә кертелә башлый, бу очракта туфракның уңдырышлылыгы аерым мәйданнарда күпьеллык кузаклы һәм кыяклы үләннәр чәчү хисабына күтәрелә.

1950 елларда игенчелекнең бөртекле-үләнчел, сөрүле, яхшыртылган бөртеклеләр системалары тәкъдим ителә. Бу системаларны кулланганда туфракның уңдырышлылыгы минераль һәм органик ашламалар, химик мелиорация хисабына яхшы хәлдә саклана. Бөртекле ашлык җитештерүне арттыру максатында күпьеллык үлән чәчүлекләрен сөрү туфракта су һәм җил эрозиясе процессларының көчәюенә һәм игенчелекнең туфрак саклау алымнарын куллану кирәклегенә китерә.

Хәзерге вакытта игенчелекнең Татарстан Республикасында кулланыла торган фәнни нигезләнгән зональ системалары 1970–1980 елларда эшләнә. Алар җитештерү процессларын югары дәрәҗәдә механикалаштыру нигезендә, үсемлекләрне авырулардан, корткыч һәм чүп үләннәрдән бердәм саклау системасын кулланып, бөртеклеләр, терлек азыгы, техник һәм башка культуралардан программалаштырылган уңыш алу өчен туфрак саклау һәм ресурс саклау технологияләрен күздә тоталар.

Иң камил, туфрак уңдырышлылыгын тагын да киметми тотучы булып игенчелекнең адаптив агроландшафтлы системасы санала. Игенчелекнең заманча системаларында бөртекле культураларга сөрүле җирләр мәйданының 50-55% ы, бәрәңге, яшелчә, техник һәм терлек азыгы культураларына 33-36% ы (шуларның 15-18% ы күпьеллык үләннәргә) бүлеп бирелә.

Сөрүле җирләрнең 10-14% ы чиста һәм сидераль парга туры килә. Татарстан Республикасында барлык чәчүлек мәйданы, 1920 ел белән чагыштырганда, 1940 елда 1,5 тапкырга, 1965–1975 елларда 1,75 тапкырга арта.

2000 елда ул 2991,4 мең га тәшкил итә. Көзге арышның чәчүлек мәйданы, 1920 ел белән чагыштырганда, 3 тапкырдан да күбрәккә кими, бодай, арпа, борчак чәчүлекләре арта.

1980–1990 елларда игенчелекнең интенсив системасын үзләштерү бөртекле ашлык һәм башка авыл хуҗалык культуралары җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә (кара Бөртекле ашлык хуҗалыгы, Бәрәңге үстерүчелек, Терлек азыгы җитештерү).

Игенчелек фәне

Игенчелек фән буларак агрономиянең үсемлекчелек, туфрак белеме, агрохимия, мелиорация һәм башка фәннәре белән үзара бәйләнештә тора.

Игенчелекне фән дип, беренче тапкыр рим галиме Марк Теренций Варрон игълан итә (безнең эрага кадэр 116–27 еллар).

Игенчелек фәне XVIII йөздә интенсив үсеш ала, Юнг (Бөекбритания), А.Тэер, Ю.Либих (Германия), Ж.П.Буссенго (Франция), А.Т.Болотов, И.М.Комов, М.Г.Павлов (Россия) һәм башкалар галимнәрнең тикшеренүләре нәтиҗәсендә үсемлекләрне минераль тукландыру теориясе нигезләнә, игенчелекнең төп законнары ачыла.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан игенчелек фәненә Россия галимнәре А.В.Советов, И.А.Стебут, А.Н.Энгельгардт, П.А.Костычев, В.В.Докучаев, К.А.Тимирязев, Н.М.Тулайков, А.Г.Дояренко, Д.И.Прянишников, В.Р.Вильямс зур өлеш кертәләр.

Алар тарафыннан туфрак турында фән булдырыла, югары нәтиҗәле игенчелекнең принциплары эшләнә, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү юллары тәкъдим ителә. Игенчелекнең заманча системалары үсеше берничә юнәлештә бара.

Туфрак уңдырышлылыгын яңадан торгызу проблемалары белән Н.З.Милащенко, А.М.Лыков, В.В.Егоров, И.П.Котоврасов, туфракны эрозиядән саклау буенча – А.Н.Каштанов, М.Н.Заславский, А.И.Бараев, Д.Е.Ванин, Е.И.Рябов, О.Г.Котлярова, чәчү әйләнешенең төп проблемалары белән – С.А.Воробьёв, В.М.Дудкин, В.Г.Лошаков, туфрак эшкәртү системасының гомуми мәсьәләләре белән – К.Г.Шульмейстер, В.И.Румянцев, С.С.Сдобников, В.А.Чернышов, Д.М.Буров, В.П.Нарциссов, туфракны яссы кисеп эшкәртү теориясе белән – Э.Ф.Госсен, калаксыз сабан технологиясе белән туфрак эшкәртү системасы буенча – Т.С.Мальцев, туфракны аз эшкәртү буенча А.И.Пупонин, С.И.Долгов, В.М.Круть һәм А.П.Спирин кебек галимнәр шөгыльләнә.

Игенчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең технологик өлешен К.И.Саранин, М.И.Сидоров, А.И.Шабаев һ.б. эшли.

Игенчелекне фәнни нигезгә күчерү шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерү һәм кыр эшләрен механикалаштыру белән бергә алып барыла. Бу чорда Татарстанда Бөгелмә, Лаеш, Спас тәҗрибә кырлары, 1920 елда Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе булдырыла.

1920 елларда И.И.Штуцер тарафыннан авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә районлаштыру тәкъдим ителә; И.В.Благовещенский тарафыннан чиста һәм чәчүле парларны чагыштырып өйрәнү уздырыла, органик һәм минераль ашламалар куллануның кайбер проблемалары тикшерелә.

1920–1940 елларда игенчелекнең үсеше В.П.Мосолов исеме белән бәйле. Аның җитәкчелегендә басу культураларын, шул исәптән күпьеллык үләннәрне үстерү, кәсле-көлсу туфракларны эшкәртү һәм яхшырту алымнары, калын сөрү катламын булдыру һәм тирәнәйтү мәсьәләләре өйрәнелә.

1950–1960 елларда чиста парны чәчүле пар белән алмаштырып, борчак һәм берьеллык үләннәр чәчелә, бөртекле культуралар һәм кукуруз чәчү мәйданнары киңәйтелә. Бу ысуллар чәчүлекләрдә чүп үләннәргә каршы химик чаралар белән көрәш алымнарын куллануга китерә. Әлеге мәсьәләләр буенча төп тикшеренүләрне – Х.Х.Хәбибрахманов, А.С.Грузкова, ә шикәр чөгендере чәчүлекләрендә химик чаралар куллану буенча тикшеренүләрне П.М.Крайнов алып бара. Туфракны калаксыз сабан белән эшкәртү системасын тикшерүне М.И.Павлов уздыра. Ул С.А.Глухов белән берлектә чәчүле пар культураларыннан соң көзге арыш өчен туфракны минималь эшкәртүне тәкъдим итә.

1965–1970 елларда В.Н.Мещанов туфракны калаклы һәм калаксыз сабан белән эшкәртүнең ашламалар нәтиҗәлелегенә, бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культураларның уңышы һәм сыйфатына тәэсир итүен ачыклый. Күп еллар дәвамында бөртеклеләр чәчү әйләнешендә туфракны яссы кискечләр белән эшкәртү буенча тикшеренүләрне И.И.Долотин (1966 елдан) һәм В.Ф.Мареев (1980–2000 еллар) уздыра.

А.А.Җиһаншин җитәкчелегендә 1964 елда оештырылган тәҗрибә кырларында чәчү әйләнеше, ашламалар һәм туфрак эшкәртү системалары, чүп үләннәренә каршы көрәш чаралары, язгы бодай үстерү алымнары эшләнә.

 А.П.Пухачёв тарафыннан уздырылган дәвамлы стационар тәҗрибәләр сөзәк (кашлак) җирләрдә туфракны су эрозиясеннән саклау буенча күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итә.

1970–1980 елларда Г.Д.Аверьянов, М.С.Матюшин, В.Ф.Кирдин, А.А.Шаламова, Г.Х.Хөснетдинов тәҗрибә кырларында кара туфраклы һәм соры урман туфраклы җирләрне эшкәртү системаларын өйрәнәләр. Калаксыз сабан системасын 3-4 елга бер тапкыр куллануның өстенлекләре ачыклана, күп басулы бөртекле сызма культуралар һәм бөртекле культура – пар чәчү әйләнешендә туфрак эшкәртүне минимальләштерү мөмкинлекләре күрсәтелә, кара солыга каршы көрәш чаралары эшләнә.

XX йөз ахырында игенчелекне биологияләштерү буенча фәнни тикшеренүләр активлаша, алар күпьеллык кузаклы үләннәр чәчү, үсемлек калдыкларын куллану, сидераль культуралар үстерү һәм башка факторлар хисабына туфракны яхшыртуга юнәлтелә (Х.Х.Хәбибрахманов, Р.З.Нәбиуллин, Р.С.Шакиров).

Игенчелек проблемалары белән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Казан аграр универстеты, Россия Авыл хуҗалыгы академиясенең Агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге һәм башка фәнни оешмаларның хезмәткәрләре шөгыльләнә.

Шулай ук кара Авыл хуҗалыгы.

Әдәбият

Вильямс В.Р. Почвоведение. Земледелие с основами почвоведения. Москва, 1949;

Халиков Н.А. Земледелие татар Среднего Поволжья и Приуралья XIX — начала XX вв. Москва, 1981;

Системы земледелия Татарской АССР. Казань, 1988;

Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. Казань, 2001.

Автор – Г.Д.Аверьянов