1910 елның 23 гыйнварында ачыла. Устав буенча «Музей Казан губернасында вак сәнәгать һәм укыту-һөнәри учреждениеләрнең теге яки бу тармаклардагы хәлен искә алуны, киләчәктә вак һөнәрчеләрне үстерүгә булышлык күрсәтү, бигрәк тә әйберләр сатуны оештыру, вак һөнәрчеләрне материаллар һәм эш кораллары белән тәэмин итү, һөнәри уку йортларының пед. эшчәнлегенә ярдәм итү максатларын күздә тота». Музей коллекцияләренең төп өлешен 1909 елда Казанда булып узган Вак сәнәгать һәм һөнәри белем халыкара күргәзмәсе экспонатлары тәшкил итә.

Экспонатлар сайлап алу эшен земство эшлеклеләре А.Н.Боратынский, Н.Н.Белькович, В.Н.Белькович, шулай ук рәссам-педагог Н.И.Фешин һәм С.М.Григорьев составындагы махсус комиссия башкара, аларга Мәскәү вак һөнәрчелек музее советы әгъзасы С.С.Голоушев ярдәм итә.

Музей мөдире М.И.Завалишин, күзәтүчесе П.Ф.Бессонов була.

Музей укыту-күргәзмә (аңа кустарь эшләнмәләр үрнәкләре, уку-һөнәрчелек әсбаплары коллекцияләре, китапханә керә) һәм кибет-склад (күпләп-ваклап сату сәүдәсе, заказ кабул итү, вак һөнәрчелек өчен материаллар һәм эш кораллары сатып алу, шулай ук вак сәнәгать эшләнмәләрен арадашсыз сату белән шөгыльләнә) бүлекләреннән тора. Музей коллекцияләренә Мәскәү губернасы Сергей посады укыту-столярлык остаханәсендә агачтан ясалган эшләнмәләр, Мәскәүнең Строганов һәм Петербургның барон Штиглиц училищесенең нәфис сәнгать әйберләре, Екатеринбург нәфис-сәнәгать мәктәбе, Тула нәфис һөнәрчелек-тимерчелек остаханәсе, Кострома губернасының Красный авылындагы зәркән укыту-өйрәтү остаханәсе, Кукарск челтәр бәйләү мәктәбе, Арча туку остаханәсе эшләнмәләре, шулай ук Мәскәү, Вятка, Түбән Новгород һәм Казан губерналары кустарьларының шул замандагы барлык эшләнмә төрләре — каюлы күн, чигү, нәфис сәнәгать, зәргәрчелек сәнгате әйберләре керә.

1913 елда музей үзенең коллекцияләре белән Петербургта 2 нче Бөтенроссия вак һөнәрчелек күргәзмәсендә катнаша һәм Зур көмеш медаль белән бүләкләнә.

1920 елда музей ябыла, коллекцияләре ТАССРның Үзәк музеена (хәзер ТРның Милли музее) тапшырыла.

Автор — Е.П.Ключевская