Эчтәлек

1977 елда рус теле укытучысы һәм төбәкне өйрәнүче В.Г.Загвозкина инициативасы белән мәктәп музее буларак ачыла. 1981 елда, М.Горький әдәби-мемориаль музее филиалы буларак, республиканың Дәүләт музее челтәренә кертелә. 1983 елда ТАССРның Берләштерелгән дәүләт музее составына керә.

Ике бинада – 34 нче мәктәптә һәм Боратынскийларның 1918 елга кадәр шагыйрьнең варислары яшәгән шәһәрдәге утары флигелендә (архитектор Ф.И.Петонди, 1830 еллар) урнашкан.

Музейда өч экспозиция: даими рәвештә эшләүче «Боратынскийның тормышы һәм иҗаты» (34 нче мәктәптә, 1977 елдан, сәнгать проектының авторы М.Б.Стриженов, Мәскәү) һәм алышынып торучы «Гаилә альбомы битләре» (1991–1999, сәнгать проекты авторы В.А.Нестеренко), «А.С.Пушкин һәм Казан» (1999–2000, сәнгать проекты авторы С.И.Матвеев) экспозицияләре эшли. Алар арасында Е.А.Боратынскийның 1831–1833 елларда Казан төбәгендә булуын чагылдырган «Казан» һәм «Каймар» бүлекләре аерым урын алып тора.

Музей коллекциясенә Е.А.Боратынскийның мемориаль әйберләре, шагыйрьнең үзе исән чагында чыккан шигъри җыентыклары, XIX–XX йөзләргә караган китаплар, картиналар, гравюралар, Казан сәнгать мәктәбе рәссамнары Н.Сапожникова, А.Фомин, И.Денисов, чуаш рәссамы М.Спиридонов, Е.А.Боратынский варислары иҗат иткән әсәрләр керә.

Кулъязмалар фондында Боратынскийларның гаиләсе, Казан губернасындагы агарту эшчәнлеге турындагы материаллар тупланган; фондлар составында Боратынскийларның дус-ишләренең, туганнарының (А.А.Дельвиг, А.К.Казимбәк һ.б.) шәхси әйберләре коллекциясе (барлыгы – 4900 саклау берәмлеге) саклана.

Музей Е.А.Боратынскийның һәм аның варисларының XIX–XX йөз башында Казан губернасы һәм Казанның мәдәни тормышы белән бәйле иҗатын, тормышын, утарның көнкүреш тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Музей ел саен (1994 елдан) галимнәр, музей хезмәткәрләре, Казан, Мәскәү һ.б. шәһәр китапханәләре һәм архивлары хезмәткәрләре катнашында «Боратынский утарында әдәби укулар» дип аталган кичәләр үткәрә.

Әдәбият

Загвозкина В.Г. Школьный музей Е.А.Боратынского // Литература в школе. 1980. № 1.

Загвозкина В.Г. Е.А.Боратынский и Казань. Казань, 1985.

Загвозкина В.Г. Литературные тропы: поиски, встречи, находки. Казань, 1991.

Завьялова И., Мирзина Н., Скворцова Е. Свет зеленой лампы: Листая страницы семейного альбома Боратынских // Казань. 1997. № 8/9.

Завьялова И., Скворцова Е. «Мы пьём чай часом раньше нежели в Москве ...» // Родина. 1997. № 12.

Автор – И.В.Завьялова