Эчтәлек

Күбрәк проза белән, сирәгрәк шигъри формада иҗат ителә. Сәяхәтнамәдә, гадәттә, автор турында, аны юлга чыгарга мәҗбүр иткән сәбәпләр, җирле халыкның икътисады, мәдәнияте, көнкүреше, холкы, этнографиясе турында тарихи-географик мәгълүматлар, авторның шәхси фикерләре китерелә; ахырдан ватанга кайтуы тасвирлана.

Татар әдәбиятында беренче сәяхәтнамәләр XVIII йөздә күренә башлый («Исмәгыйль ага сәяхәте», 1751; «Мөхәммәдәмин сәяхәтнамәсе», XVIII йөз ахыры, 1862 елда басыла һ.б.).

XIX – XX йөз башында чит илләргә яки хаҗга барып кайтучылар сәяхәтнамә җанрына бик еш мөрәҗәгать итә (Ә.Каргалый, Г.Чокрый, Ш.Мәрҗани, Ф.Кәрими, С.Максуди, Г.Камал һ.б.).

Хаҗнамә — сәяхәтнамәнең изге урыннарга баруны хикәяләүче бер төре.

Бүгенге татар әдәбиятында М.Юныс, Р.Мостафин, Р.Фәйзуллин, М.Мәһдиев, Т.Әйди, Р.Батулла һ.б.ның сәяхәтнамәләре мәгълүм.

Әдәбият

Алеева А.Х. Художественные и стилистические особенности татарских саяхатнамэ XVIII века // Восток в исторических судьбах народов России. Уфа, 2006. Кн. 2.

Хәмидуллина А., Хәсәнова Ф. Хәзерге татар әдәбиятында XIX гасырның сәяхәтнамә жанры традицияләре // Milli mәdәniәt. 2006. № 12.

Алеева А.Х. Восток и тюркский мир в татарских саяхетнамэ // Уч. зап. Казан. университета. Сер. Гуманитарные науки. 2007. Т. 149, кн. 4.