Эчтәлек

Авторы билгесез.

38 строфадан тора.

Әсәрнең нигезен кәферләр кулына эләккән кыргый тау кәҗәсенең Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан коткарылуы турында маҗаралы сюжет тәшкил итә; кыйссада пәйгамбәрнең мәрхәмәтлелеге һәм гадәттән тыш мөмкинлекләре турында бәян ителә, ныклык һәм әйткән сүзгә тугрылык сыйфатлары хуплана.

«Кыйссаи Авык» Идел буе һәм Урал төбәге татарлары арасында зур популярлык казана, һәм аның кулъязма нөсхәләре күп таралган була.

Әдәбият

Татар поэзиясе антологиясе. К., 1992. 1 кит.;

Хан кызы: Мөнәҗәтләр. К., 1994;

Әхмәтҗанов М.И. Дастаннар ватаны: Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияты тарихы. К., 1999.                     

Автор — Х.Й.Миңнегулов