Эчтәлек

Бәет, дастан, уен һәм лирик җырларга хас үзенчәлекләргә ия. Кайсы жанрга кертелү мәсьәләсе буенча белгечләрнең фикерләре аерыла.

Әсәрнең эчтәлеге кыз белән егетнең диалогыннан гыйбарәт. Егет, кызның матурлыгына сокланыр өчен, аны үз янына кертүен үтенә. Кыз ишекне ачарга ризалык бирми. Гәүдәсенең сыгылмалылыгын елга ярындагы талга, чәчләрен кара ефәккә, күзләрен күктәге йолдызларга охшатып, егет кызның матурлыгын күз алдына китерә ала.

Әсәрнең берничә варианты бар, ул һәр җирдә таралган. Кулъязмалары ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә, Казан университеты Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Беренче тапкыр Х.Бәдигый тарафыннан «Халык әдәбияты. Бәетләр» җыентыгында басыла (1913).

Күптомлы «Татар халык иҗаты» хезмәтенең тарихи һәм лирик җырлар томында әсәрнең төрле исемдәге 4 варианты урын ала.

Әдәбият

«Хан кызы» // Бәетләр. К., 1960; 

«Хан кызы» җырлары // Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. К., 1988.

Автор — Ф.И.Урманчеев