Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып ХХ йөз башына кадәр Идел-Урал төбәгендә яшәгән төрки халыклар вәкилләреннән 1200 кешенең биографиясен эченә ала. Төп чыганак буларак урта гасырлар авторлары хезмәтләре (Ибне Фазлан, Ибне Рустә, әл-Мәсгуди, әл-Гарнати һ.б.), шулай ук татар галимнәренең тарихи язмалары (Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов һ.б.) һәм документлар файдаланылган.

Идел буе Болгар дәүләтендә, Алтын Урда, Казан ханлыгында яшәгән җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, галимнәр, язучылар, шулай ук XVII йөз – XX йөз башының күренекле шәхесләре теркәлгән.

Асарның 15 өлештән торган 2 томы 1900–1908 елларда нәшер ителә, өченче, дүртенче томнары кулъязма хәлендә Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты мирасханәсендә саклана. Асар кулъязмаларының күләмле бер өлеше Россия Фәннәр академиясе Шәрык белеме институтының Петербург филиалы Шәрык архивы фондында да бар.

Чыганаклар

Асар. Казан, 1900. Т. 1, 1кис.;

Оренбург, 1901, 2 кис.

Оренбург, 1903, 3–4 кис.

Оренбург, 1904. 5–8 кис.

Оренбург, 1905. Т. 2. 9–11 кис.

Оренбург, 1907. 12–13 кис.

Оренбург, 1908. 14–15 кис.

Әдәбият

Госманов М. Үткәннән – киләчәккә. Казан, 1990.

Мөхәммәтҗанов А.А. Ш.Мәрҗаниның «Вафийәтел-әслаф...»ы һәм Р.Фәхретдиновның «Асар»ы // Ш.Мәрҗани: тарих һәм хәзерге заман. Халыкара фәнни конференция материаллары. Казан, 1998.

Ризаэтдин Фәхретдин. Казан, 1999.

Творчество Р.Фахретдинова: Сборник статей. Уфа, 1988.