Эчтәлек

1976 елда иҗат ителә, 1976 елның 26 октябрендә Татар академия театрында беренче тапкыр күрсәтелә; режиссер М.Сәлимҗанов, рәссамы Ә.Зарипов, композитор А.Монасыйпов. Әлмәндәр ролендә Ш.Биктимеров, Әҗәл – Р.Шәрәфиев, Искәндәр – Д.Ильясов, И.Баһманов; Евстигней ролендә – Г.Надрюков, Һ.Солтанов; Өммия – Г.Нигъмәтуллина, Н.Ихсанова; Хәмдебану – Р.Җиһаншина, В.Минкина; Гөлфирә ролендә А.Гайнуллина, Р.Мотыйгуллина һ.б.

Пьесаның нигезенә үлем фәрештәсе Газраил тарафыннан 90 яшьлек картны алып китәргә җибәрелгән Әҗәл белән хәйләкәр, шаян, зирәк акыллы авыл карты арасындагы маҗараларны эченә алган риваять салынган. Халык характерының ныклыгын, күп сынаулар кичереп тә, оптимизмын һәм яхшылыкның өстен чыгуына ышанычын югалтмавын күрсәткән тормышчан һәм фәлсәфи бу спектакль хәзерге заман татар театр сәнгатенең иң зур казанышларыннан берсе дип таныла, Татар академия театры репертуарында утыз елдан артык иң популяр спектакльләрдән санала һәм сәхнәдә уйнала.

1979 елда пьеса авторы Т.Миңнуллин, спектакльне сәхнәгә куючы М.Сәлимҗанов һәм Әлмәндәр ролен башкаручы Ш.Биктимеров РСФСРның К.С.Станиславский исемендзге Дәүләт бүләгенә лаек булалар.

1983 елда һәм 2006 елда спектакль Мәскәүдә, 1984 елда – Үзәк телевидениедән, 1996 елда – Хельсинкида (Финляндия) гастрольләр вакытында театрларда күрсәтелә.

Пьеса шулай ук Хәмзә исемендәге Үзбәк акадия театрында (Ташкент), рус теленә Ю.Мочалов тарафыннан «Белая ворона» исеме белән тәрҗемә ителеп, Түбән Новгород, Мичуринск, Мурманск, Воронеж, Йошкар-Ола, Новокузнецк шәһәрләре театрларында куела.

Әдәбият

Силина И. Два вечера у камаловцев // Театр. 1979. № 5.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.