Биографиясе

1004 ел, Кубадиян авылы, Әфганстанның Бәлх шәһәре янында — 1072 елдан соң, Әфганстанның Бадахшан өлкәсе Иомган авылы.

Исмәгыйлияләр мәзһәбе идеяләрен тарата. Көферлектә гаепләнеп, Бәлхтән куыла.

Гомеренең ахырына кадәр Бадахшан тауларында яши.

Әдәби мирасын 12 мең бәйттән торган диван, «Раушанайинамә» («Балкышлар китабы») поэмасы, Мисырга сәяхәт кылганда (1046–1052) алган тәэсирләре нигезендә язылган «Сәфәрнамә», берничә дини-фәлсәфи трактат тәшкил итә.

Әсәрләрендә Насыйр Хөсрәү хакимият башлыклары алдында түбәнсенгән сарай шагыйрьләрен, фәнни һәм фәлсәфи фикер үсешенә киртә куючы мөселман ортодоксаль руханиларын тәнкыйтьли, фәкыйрьләргә мәрхәмәтле булуны таләп итә. Җәмгыятьтәге бәлаләрнең сәбәбен «яман дин» һәм «гаделсез хакимият»нең таралуынннан күрә.

Әсәрләре

Сафар-наме. Книга путешествия. М.–Л., 1933.

Әдәбият

Бертельс А.Е. Насир-и Хосров и исмаилизм. М., 1959.