Биографиясе

1946 елның 21 августы, Мөслим районы Түреш авылы – 2008 елның 7 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1969).

1972–1983 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы хәбәрчесе.

1983 елдан Татарстан китап нәшриятында, 1994–2007 елларда баш мөхәррир.

Иҗаты

Әсәрләре 1962 елдан басыла башлый.

«Ышаныч» (1980) дип исемләнгән беренче җыентыгында замандашларының бай рухи дөньясы чагыла. «Кояшлы яңгыр» (1983), «Каен балкышы» (1985) китапларында төп тема – авыл һәм аның кешеләре.

1990 еллардан Х.Әюпов шигырьләрендә татар халкының рухи традицияләре, туган телне, мәдәниятне саклау мотивлары көчәя. Бу темалар шәхеснең рухи сафлыгы, аның күңел дөньясының бөтенлеге проблемалары белән тыгыз бәйләнгән.

Х.Әюпов иҗатында гади генә шигъри юллар бай метафоралар, романтик күтәренкелек, реаль картиналар белән үрелеп бирелә («Таң суы», 1987; «Төнге кояшлар», 1989 һәм башкалар).

Х.Әюпов шигырьне сюжетка коруга омтыла, бу аның поэмалары һәм балладаларында ачык күренә.

Соңгы елларда басылып чыккан «Сабыр савытлары» (1992), «Намаз» (1995), «Ут аркылы сикерү» (2004) җыентыклары шагыйрьнең иҗади үсеш баскычлары булып тора.

Шигырьләре рус һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителгән, кайберләре көйгә салынган.

Әсәрләре

Җәяүле буран: шигырьләр һәм поэмалар. Казан, 1996.

Йөз яктысы: шигырьләр, поэмалар. Казан, 2005.

Әдәбият

Зөлфәт. Тыелгысыз көч сере // Казан утлары. 1996. № 8.

Әхмәтҗанов М. Нәселемнең мин бер тәрәзәсе... // Мәдәни җомга. 1996. 5 июль.

Вәли Р. Гомерләрнең өйлә туры җиткән... // Шәһри Казан. 1996. 23 авг.

Рәхмәтуллина Г. Биш вакыт намаз // Шәһри Казан. 2002. 17 май.

Камалова А. Без кояш балалары // Идел. 2004. № 7.

Автор – Р.Ә.Мостафин