Биографиясе

1962 елның 1 маенда Казанда туган.

М.Д.Вәлиева – язучы Диас Вәлиев кызы.

Казан университетының биология факультетын (1984), М.Горький исемендәге Әдәбият институтының югары әдәби курсларын (1992, Мәскәү) тәмамлый.

2000 елдан АКШта яши.

Иҗаты

М.Вәлиева рус телендә яза.

Китапларының төп проблематикасы – табигать һәм кеше дөньясы: «Повесть о черной собаке» (1980), «Начало» (1983), «Крик журавля» (1987), «На краю» (1989), «Прости меня, друг» (1990), «У сопки Стерегущей Рыси» (1991), «Жизнь и смерть Черного Дика» (1993), «Возвращение журавленка Кру» (1996) китапларында, «Чужая» (1998), «Люди и бультерьеры» (2000) повестьларында кискен экология проблемалары куела.

Язучы хезмәтен М.Вәлиева фәнни, иҗтимагый эшчәнлек белән бергә алып бара, вакытлы матбугатта экологиягә, әхлакка багышланган мәкаләләр бастыра.

Америка турында эсселар авторы.

1990 елдан М.Вәлиева диварларга рәсем ясау белән шөгыльләнә.

Автор – Р.Ә.Мостафин