Биографиясе

1948 елның 25 гыйнварында Сахалин өлкәсенең Курил районы Буревестник поселогында туган.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1970).

1975–1978 елларда күптиражлы «Калининец», 1978–1990 елларда «Вечерняя Казань» газеталарында эшли, 1993–1996 елларда – «Барабашка», 1996 елдан «Зонтик» балалар журналлары баш мөхәррире.

Шигырьләрен «Веселые картинки», «Крокодил», «Огонек», «Аврора» (Санкт-Петербург) журналларында, «Литературная газета»да бастыра.

Иҗаты

Балалар өчен язылган «Что за день сегодня!» (1982), «Мы с Барбосом» (1987), «Берегите Бармалея» (1998), «Ни капельки не страшно» (2001) шигырь җыентыклары, «Зеркальный вариант» (1983), «Мелкие неприятности» (1989), «Чудесное зеркало» (2006) юмористик хикәяләр җыентыклары авторы.

Инглиз теленнән Э.Блайтон, Д.Джекобс, Р.Брэдбери, Д.Раскин әсәрләрен, татар теленнән М.Җәлил, Г.Бәширов, Н.Арсланов, К.Булатова, Р.Миңнуллин әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Ш.Галиевның «Куян кергән түтәлгә» («Заяц на грядке», Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара диплом, 1982) китабы тәрҗемәчеләренең берсе.

Курчак театры өчен пьесалар, сценарийлар, җыр текстлары авторы.