Биографиясе

1899 елның 16 ноябре, Казан губернасы, Цивильск өязе Казаккасы авылы, хәзер Чуаш Республикасының Канаш районы Сеспель авылы – 1922 елның 16 июне, Украина ССРның Чернигов өлкәсе Старогородок авылы.

Тәтеш укытучылар семинариясендә укый (1917–1918).

Мәскәүдә пропагандистлар һәм агитаторлар курсларын тәмамлаганнан соң, Тәтеш өязендә мәхкәмә-тикшерү комиссиясендә, РКСМ өяз комитетында эшли.

Чуаш комсомолын оештыручыларының берсе. 1920 елның көзендә Чабаксарга күчә, анда Чуаш автономия өлкәсе революция трибуналының беренче рәисе, Чуаш өлкә комитетының юстиция бүлеге мөдире.

Силлабо-тоник шигырь төзелеше нигезләрен чуаш теленә яраклаштырып эшләп, аны чуаш поэзиясенә кертә. М.Сеспель – агитатор шагыйрь, трибун. Иҗатының төп темасы – революция дошманнарына каршы көрәшкә, яңа тормыш төзүдә актив катнашырга чакыру – «Киләчәк», «Корычтай ышаныч», «Чуаш теле», «Чуаш улына», «Яшәү һәм үлем», «Чуаш кызына», «Үткән заман» һ.б. шигырьләрендә бигрәк тә ачык чагыла.

Әсәрләре

Cтальная вера. М., 1957.

Әдәбият

Писатели Советской Чувашии: Биобиблиогр. справ. Чебоксары, 1975.

Михаил Сеспель: Биобиблиогр. указ.: В 2 ч. Чебоксары, 1989–2000.

Харис Р. Сеспель – заряд поэтического оптимизма // Время и перо. Казань, 2016.

Автор – Р.К.Ганиева