Биографиясе

1936 елның 26 декабрендә Украина ССРның Донецк өлкәсе Путиловка районы Путиловка поселогында туган.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый (1966).

1956–1992 елларда Казанның төрле төзелеш оешмаларында мастер, прораб, инженер булып эшли.

1992–1996 елларда «Чаян» журналында мөхәррир.

1960 елларда яза башлый.

Яшь төзүчеләр тормышыннан алынган «Язларында ялгыз йөрсәң...» (1982), «Онытылган вәгъдә» (1986) исемле хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары, Г.Рәхимкулов турында «Моңлы бер җыр булып...» (2001) исемле истәлекләр, «Йомгак очы» (2002) маҗаралы повесте, «Туган якның таң җилләре» (2002) шигырьләр жыентыгы авторы. Сатира һәм юмор жанрындагы әсәрләре «Сер бирмәдек» (1997), «Тулгана дөнья» (2000), «Җиденче буын» (2006) җыентыкларында тупланган.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.