Биографиясе

1959 елның 18 августында Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1981), «Татарстан яшьләре» газетасында бүлек мөхәррире.

1984–1988 елларда «Ялкын» журналында бүлек мөдире.

1989–1991 елларда ВЛКСМ Өлкә комитеты каршындагы республика әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

1991–1993 елларда «Идел» журналы редакциясендә бүлек мөдире.

1993–1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррире.

1995 елдан «Мәдәни җомга» газетасында баш мөхәррир урынбасары.

Иҗаты

«Җир хәтере» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1985 елда дөнья күрә.

Аның «Мин дөньяны тыңлыйм» (1988), «Оча җырлар» (1991), «Түбә» (1998), «Төнге әверелеш» (2005) җыентыкларына тирән фәлсәфи уйланулар, тормыш вакыйгаларын киң колачлау, аларны сурәтләгәндә әхлакый аспектларга басым ясау хас.

Шигырьләре романтик рухлы, бер үк вакытта заманча публицистик яңгырашлы.

1990 еллар татар поэзиясендә Моратның «Ачлык» (1992) поэмасы аерым урын алып тора. Анда татар халкының милли үзаңы үсешенә бәйле 1990 еллар башындагы вакыйгалар, суверенлык өчен көрәш темасы яктыртыла.

Морат шулай ук – «Җәяүле кошлар» (2002) исемле әдәби-публицистик, балалар өчен язылган «Тылсымлы тел» (1989), «Ачык дәрес» (1995), «Йолдыз илчеләре» (2013) җыентыклары авторы.

Бүләкләре

ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге (2000), республиканың М.Җәлил исемендәге (2007) бүләкләре лауреаты.

Әдәбият

Шәрәфиев Р. Хакны әйтүчеләр илдә бер // Казан утлары. 2003. № 8.

Мансуров З. Чичәннәр кайтавазын кемнәр көчәйтә // Казан утлары. 2005. № 9.

Галиуллин Т. Поэтическая публицистика // Татарстан. 2003. № 11.

Автор – Г.М.Габделхакова