Биографиясе

1924 елның 14 октябре, Казан – 2012 елны 26 декабре, шунда ук.

1951 елда Казан университетын тәмамлый һәм шунда ук 1987 елга кадәр укыта.

Минералогия буенча «Литология верхнеюрских отложений юго-западной части Татарской АССР и смежных с ней районов» (1962), «Литология нижнемеловых отложений юго-западной части Татарской АССР и смежных с ней районов Ульяновского Поволжья» (1964) монографияләре авторы.

1988 елдан ТР Язучылар берлегендә: рус әдәбияты секциясе җитәкчесе, 2003 елдан әдәби консультант.

Иҗаты

Иҗаты фәнни-фантастик һәм маҗаралы әсәрләрдән гыйбарәт: «Тайна реки злых духов» (1962), «Призрак минувшего» (1993), «Подкидыш» (1998) повестьлары, «Путь к перевалу» (1968), «Астийский эдельвейс» (Мәскәү, 1982), «Узники страха» (1991), «Женщина в чёрном» (2002) романнары.

Аларда төрле юнәлештәге күпкырлы темалар яктыртыла: кешелек дөньясында аң барлыкка килгән вакыттан алып термотөш сугышын булдырмау юлларын уйлап табу, шулай ук башка планета цивилизацияләре вәкилләре белән элемтә урнаштыру ихтималы һәм башкалар.

Бүләкләре

Г.Р.Державин исемендәге әдәби бүләк лауреаты (2000).

Әдәбият

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиографический справочник. Казань, 1970.

Шемелова Е. Благословленный самим Державиным // Детская библиотека. 2002. № 2.

Автор – Р.Р.Мусабәкова