- РУС
- ТАТ
язучы
Чын фамилиясе – Усманов.
1905 елның 26 декабре, Әстерхан – 1985 елның 27 июле, Казан.
1923 елда Свердловск индустриаль техникумына укырга керә. Аны тәмамламыйча, «Сабан һәм чүкеч» газетасы редакциясендә эшли башлый: мәкаләләр, очерклар, фельетоннар яза. Әсәрләрен «Шәпи агай» исемле сатирик журналда да бастыра.
1926 елдан Казанда яши. Татарстан Үзәк башкарма комитеты аппаратында эшли.
1929 елдан республика вакытлы матбугатында: «Безнең юл», «Атака» журналларында, «Кызыл Татарстан» газетасында җаваплы сәркәтип, «Совет әдәбияты» журналында мөхәррир, Татарстан радиокомитетында баш мөхәррир.
1930–1940 елларда Совет Армиясендә хезмәттә. Бөек Ватан сугышы елларында фронт газеталарында эшли, туган илне дошманнардан саклаучылар турында хикәяләр һәм очерк цикллары бастыра.
1949–1957 елларда ТАССР Язучылар берлегендә әдәби консультант.
1937 елда нахакка гаепләнә, 1939 елда аклана.
«Пумала башлар» (1930), «Икмәк һәм хатын» (М., 1931), «Тормышка мәхәббәт» (1959), «Ул көннәр» (1967), «Күргәннәрем, белгәннәрем» (1975) исемле хикәя җыентыклары, «Дәүләт Бәдриев» драмасы (1936; Татар академик театрында 1937 елда куела), «Язучы һәм аның китабы» (1964) исемле әдәби-тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы авторы.
А.Фадеевның «Тар-мар» («Разгром», 1933), П.Павленконың «Бәхет» («Счастье», 1950) әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Сайланма әсәрләр. Казан, 1955.
Беренче зур сәяхәт: Истәлекләр, очрашулар, уйланулар. Казан, 1980.
Әпсәләмов Г. Газиз Иделле // Совет әдәбияты. 1956. № 3.
Ишморат Р. Каләмдәш дустыбыз // Социалистик Татарстан. 1975. 31 декабрь.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.