- РУС
- ТАТ
Шагыйрь
1940 елның 8 феврале, Шөгер, хәзерге Лениногорск районы Туктар Урдаласы авылы – 2013 елның 14 сентябре.
Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1963 ел), Лениногорск районы мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли.
1970 елдан Чаллы шәһәрендә.
«Миләш сиртмә» исемле беренче җыентыгы 1969 елда басыла.
«Тәгәри китте йомгагым» (1976 ел), «Мәйдан» (1990 ел), «Гаҗәп көн» (Чаллы, 1995 ел) шигъри җыентыкларындагы төп тема – хезмәт кешесенең тормышы.
Балалар өчен язылган «Бер, ике, өч...» (1972 ел), «Ике куян койрыгы» (2001 ел) исемле кыска шигырьләр китаплары авторы.
Матбугатта публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.