Биографиясе

1917 елның 5 (18) октябре, хәзерге Мари Республикасы, Бәрәңге районы Бәрәңге авылы – 1943 елның 19 ноябре.

Бәрәңге педагогика училищесын тәмамлаганнан соң (1932 ел), туган авылында укыта.

1936 елдан матбугат басмаларында патриотизм белән сугарылган шигырьләре һәм поэмалары күренә башлый («Тормышны сөю», «Испанка»).

Аерым шигырьләре «Алмаш» балалар альманахына (1938 ел), «Бәхетле яшьләр» (1939 ел), «Дуслык» (1940 ел) күмәк җыентыкларына керә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фронт газеталарында языша.

1959 елда «Шигырьләр» исемле җыентыгы дөнья күрә.

Витебск өлкәсенең Ускорово авылы өчен барган сугышта һәлак була.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.