Биографиясе

1914 елның 2 (15) ноябре, хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Әхмәт авылы – 1995 елның 1 декабре, Казан.

1936–1940 елларда Казан педагогика институтында укый.

1941 елга кадәр Ютазы районы мәктәпләрендә укыта.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Армиядән кайткач, «Кызыл таң» (Уфа шәһәре) газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1946–1952 елларда Казан татар театр училищесендә директор урынбасары вазифаларын башкара.

Иҗаты

«Ватаным өчен» дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1937 елда дөнья күрә. Башлыча яшьләргә багышланган «Тайгада очрашу» (1956 ел), «Айлы кичтә» (1958 ел), «Өмет тулы хыялым» (1983 ел), «Таныш моң» (1984 ел) исемле җыентыклар авторы.

Мәсәлләрендә һәм сатирик шигырьләрендә икейөзлелек, ялагайлык, комсызлык кебек кимчелекләр фаш ителә.

1981 елда Н.Ә.Гайсин автобиографик характердагы «Кызыл ыштанлы малай» повестен бастыра. Аның әсәрләре лиризм һәм нечкә юмор белән сугарылган. Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Мәктәптә яз: Сайланма әсәрләр. Казан, 1974.

Әдәбият

Зөлкарнәев Ф. Балачак иленнән килгән шагыйрь // Ялкын. 1984. № 11;

Гаташ Р. Нур Гайсинга 80 яшь // Казан утлары. 1994. № 11;

Галиев Ш. Ике тапкыр ветеран // Ватаным Татарстан. 1994. 2 нояб.