Эчтәлек

XVIII йөз уртасы.

Мөфти Г.Габдрәхимовның атасы.

Габдерәхим бине Габдерахман тарафыннан эшләнгән кабер ташы 1753 елда Әлмәт районының Габдрахман авылы зиратында атасы – «таш уючы Габдрахман Бикмөхәммәд улы» каберенә куелган.

Истәлек язуы (6-7 юлы сакланмаган) известьташ плитәдә гарәп язуының тәгъликъ стилендә уеп кисү техникасы белән башкарылган. Останың исеме – «Кятиб Габдерәхим» – аска, сул якка язылган. Бизәкләр кулланылмаган.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. Казан, 2000.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.