Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
хаттат, китап күчерүче
1746 ел, хәзерге Курган өлкәсе Әлмән авылы – 1841 ел, шунда ук.
Остазларының берсе Яугилде авылыннан (хәзерге Башкортстан Республикасы Бөре районы) Габденнасыйр булуы мәгълүм.
1770 еллар башыннан бирле 223 кулъязма китап күчерә.
Хаттат үзенең чыра яктысында язуын, шәм сатып алырга акчасы булмавын теркәп калдырган.
Ул башкарган күчермәләр арасында XIII йөз исламият галиме Габдулла Байдавинең «Әнвәр әт-тәнзил» («Илһам чыганаклары») хезмәте – Коръәннең 2 томдагы тәфсире бар.
Фәхретдин Р. Асар. Оренбург, 1904. 1 т., 8 җөзья;
Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы. Казан, 2000.
Автор – Р.И.Шәмсутов.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.