Биографиясе

1928 елның 25 ноябре, Башкортстан Республикасы, Әлшәй районы Габдерәшит авылы – 2005 елның 21 октябре, Башкортстан Республикасы, Әлшәй районы Раевка поселогы.

Мәскәү университетын тәмамлый (1950). Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (1957–1959), Прага университетында (1959–1960) укыта.

Иҗаты

Әсәрләре 1952 елдан басыла.

Анак тәрҗемәсендә төрек язучылары Решат Нури Гюнтекин, Омер Сәйфетдин, Орхан Кемал, Фаик Байсал әсәрләре, шулай ук Назыйм Хикмәтнең «Сайланма әсәрләр»е (1955) басылып чыга.

Анак татар, башкорт, рус телләрендә иҗат итә.

Ул «Юл өстендә кояш» (1966; рус теленә тәрҗемәсе «Солнце на дороге», М., 1962), «Көтелмәгән очрашулар» (1971), «Тыйнак табын» (1982), «Европа уртаһынан репортаж» (1963), «Таш тамгалар» (1978), «Зәңгәр Өстүбә иле» (1984; рус теленә тәрҗемәсе «Три синих холма», М., 1971), «Һөйөү тамгалары» (1988) һ.б. шигъри җыентыклар авторы.

Анак әсәрләренең лирик героена рухи дөнья бөтенлеге, әхлакый максимализм хас. Анак хәзерге татар шигыре төзелешенә, аның жанрлары үсешенә сизелерлек йогынты ясый, татар һәм башкорт поэзиясенә верлибр (ирекле шигырь) формасын кертә, беренчеләрдән булып татар поэзиясендә сонетлар бәйләме булдыра, итальян терцинасын куллана, ода, касыйдә жанрларын яңарта, япон поэзиясендәге хайку һәм танка жанрларына назирәләр иҗат итә.

Аның шигырьләре фәлсәфи уйлануларга бай, афоризм кебек яңгырый. Иҗатында еш кына новелла һәм шигъри проза формасына да мөрәҗәгать итә.

Анакның шигырьләре немец, чех, словак, болгар һ.б. телләргә тәрҗемә ителә, аларның кайберләренә көйләр языла.

Г.Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә итә.

Әдәбият

Харисов Р. Юл өстендә кояш // Казан утлары. 1967. №12.

Галиуллин Т.Н. Тыйнак табынга кил, укучы! // Казан утлары. 1983. №11.

Мустафин Р. Ищите крупицы добра // Образ времени. Казань, 1981.