1889 елның 12 июлендә кабул ителгән «Земство участок башлыклары турындагы нигезләмә» һәм Россия Дәүләт Советының 1891 нең 16 июнендә император Александр III тарафыннан расланган карары нигезендә оештырыла.

Составына губернатор (рәис), вице-губернатор, губерна дворяннар башлыгы, округ мәхкәмәсе прокуроры, җирле дворяннардан 2 даими вәкил керә. Аерым эшләрне караганда тавыш бирү хокукы белән округ мәхкәмәсе рәисе (мәхкәмә эшләре), казна палатасы, җир эшләре һәм дәүләт милке идарәсе управляющийлары, губерна земство идарәсе рәисе (административ эшләр), губерна земство идарәсенең барлык әгъзалары (азык-төлеккә кагылышлы эшләр) чакырыла.

Казан губерна кабулханәсе земство башлыклары һәм өяз съездлары чыгарган хөкем карарларына карата белдерелгән шикаятьләрне һәм аларның тәмамланмаган карарларын тикшерә; ревизияләр билгели; крәстиян җәмгыятьләре үзидарәләренең вазифаи затларын эштән азат итү һәм аларны мәхкәмә каравына тапшыру мәсьәләләрен хәл итә; земство участокларының чикләрен үзгәртә һ.б.

Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына. Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 30 июнь карары белән бетерелә, 1917 елның 1 октябрендә ябыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1894. Т. 11. № 7775.

Әдәбият

Ерошкин Н.П. История государственных учреждений дореволюционной России. М., 1983.

Автор – Е.Б.Долгов