- РУС
- ТАТ
язучы
1936 елның 19 октябрендә Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә туган.
М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (1979, Мәскәү).
Чиләбе шәһәрендә яши. 1992 елдан «Уральская новь» журналының (Чиләбе шәһәре) баш мөхәррире.
Рус телендә яза.
«Тугрылык» («Верность», 1960) исемле беренче китабы стиленең реалистик манерасы, мәгънәви кыскалыгы белән әдәби тәнкыйть тарафыннан уңай бәяләнде. Г.Тукайга багышланган «Дөнья гаме» («Заботы света», 1986) романында XIX–XX йөзләр чигендә татар җәмгыятенең киеренке рухи тормышы чагылдырыла. «Шәһәрләр җире» («Земля городов», 1990) романында традицияләрнең тәрәккыять белән, үткәннәрнең киләчәк белән үзара мөнәсәбәте проблемасы куела. «Фининспектор һәм бабай» («Фининспектор и дедушка», 1970), «Күршенең ягымлы карашы» («Добрые глаза соседа», 1974), «Йөк» («Ноша», 1989), «Үкенмим, чакырмыйм...» («Не жалею, не зову...», 1990), «Хикәяләр» («Рассказы», 1996) һ.б. җыентыкларга кергән хикәяләрендә һәм повестьларында автор хәзерге заманның актуаль проблемаларына зур игътибар бирә.
Рус теленә Г.Исхакый, Ә.Еники әсәрләрен тәрҗемә итә.
Мустафин Р.А. Биография духа // Новый мир. 1984. № 2.
Лейдерман Н. В поисках птицы самрух // Урал. 1989. № 11.
Автор – Р.Ә.Мостафин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.