Биографиясе

1932 елның 20 августы, Казан – 2009 елның 6 июле, Мәскәү.

В.П.Аксенов – П.В.Аксенов һәм Е.С.Гинзбургның улы. Ата-анасы кулга алынганнан соң (1937), туганнарында яши.

1950 елда Казан медицина институтына укырга керә, 1954 елда Ленинград медицина институтына күчә. Аны тәмамлаганнан соң, табиб булып эшли.

1960 елдан Мәскәүдә.

1980 елдан А.Джордж Мейсон университеты (Вашингтон) профессоры.

2002 елдан Франциядә (Биарриц шәһәрендә) яши.

Иҗаты

1960 елларда яшьләр прозасында билгеле бер урын алган «Коллеги» (1960), «Звездный билет» (1961), «Апельсины из Марокко» (1963), «Пора, мой друг, пора» (1965), «Затоваренная бочкотара» (1968) повестьлары авторы.

«Золотая наша железка» (1975), «Ожог» (1976), «Остров Крым» (1977), «Поиски жанра» (1978) повестьларында һәм романнарында 1960 еллар зыялыларының эзләнүләре тасвирлана. «Всегда в продаже» (1969), «Четыре темперамента» (1978), «Цапля» (1980) пьесалары авторы.

В.П.Аксенов иҗатының башлангыч чорындагы Көнбатыш әдәбиятына йөз тоткан беренче повестьларында модернизм элементлары күренә башлый. Аны рус модернизмы традицияләрен дәвам иттерүче дип санарга мөмкин.

Чит илдә дә, нигездә, рус темасын яктыртып, «Бумажный пейзаж» (1982), «Скажи: изюм» (1985), «Московская сага» (1991), «Вольтерьянцы и вольтерянки» (2004; Букер бүләге), «Москва Ква-Ква» (2006) романнарын яза.

Тормышының Казан дәвере истәлекләре үзенең биографиясенә һәм Казандагы туганнары, дуслары тормышына таянып язылган «Завтраки 43-го года» (1962), «На площади и за рекой» (1967), «Рыжий с нашего двора» (1967), шулай ук АКШта басылган «Свияжск» (1981), «В поисках грустного бэби» (1985), «Желток яйца» (1989), «Новый сладостный стиль» (1996) әсәрләрендә чагылыш таба.

Әсәрләре

Собрание сочинений: в 5 т. М., 1995.

Әдәбият

Глэд Джон. Беседы в изгнании: Русское литературное зарубежье. М., 1991.

Автор – Е.С.Тимофеева