Биографиясе

1891 ел, хәзерге Казахстан Республикасы Талды-Курган шәһәре – 1937 елның 2 ноябре, шунда ук, Павлодар шәһәре.

«Галия» мәдрәсәсендә укый. 1920–1930 елларда Павлодарда урта мәктәп директоры.

Шигырьләре «Кояш» газетасында һәм «Шура» журналында басыла.

Иҗаты

«Табигать» (1913) исемле шигырьләр җыентыгында Казакъстан һәм Алтай табигатенә мәдхия җырлый, «Саман» поэмасы (1914) төркиләрнең борынгы тарихына багышлана.

Я.Аймановның романтик характердагы шигъриятендә Г.Тукай иҗатының йогынтысы сизелә.

Репрессияләр чоры корбаны.

Әсәрләре

Табигатъ. Уфа, 1913.

Хөрмәтле шагыйремез Тукаевка // Кояш. 1913. 9 апр.

Саман. Семипулат, 1914.

Шигырьләр // Мирас. 1998. № 3.

Әдәбият

Мусин Г. Яңа юлда // Йолдыз. 1915. 23, 29 окт.

Автор – З.З.Рәмиев