Сюжет нигезендә сихерче Зломарның батыр сугышчы Громвалның сөйгәне чибәр Рогнеданы урлавы һәм баһадирның «Елан замогы»ндагы явыз көчләрне җиңүе турындагы риваять ята.

Рус шигъриятендә беренче булып, автор, Европа традицияләре (XVIII йөз рыцарь романнары, «зират фантастикасы» һәм Төн поэтикасы мотивлары) белән беррәттән, татар милли темалары һәм образларын (Елан тавы турындагы риваять), Шәрекъ шигъриятенә хас булган символларны (роза чәчәге, төш) файдалана.

«Громвал» В.А.Жуковский балладаларына һәм XIX йөз башы рус романтик шигъриятенә билгеле бер йогынты ясый.

Беренче мәртәбә 1804 елда Рус әдәбиятын, фән һәм сәнгатьне сөючеләр ирекле җәмгыяте органы «Периодическое издание» дә (СПб.) басыла.

Автор – А.Н.Пашкуров