- РУС
- ТАТ
әдәби тәнкыйтьче, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994 ел)
1951 елның 4 декабре, БАССРның Бакалы районы Сөендек авылы – 1997 елның 18 июле, Казан.
Казан университетын (1979 ел) һәм А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1989 ел) тәмамлый.
1980–1983 елларда «Ялкын» журналында бүлек мөхәррире, 1983–1987 елларда Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир.
1989–1997 елларда «Идел» журналында (1990 елдан баш мөхәррир).
1969 елдан район һәм республика вакытлы матбугатында язмалары басыла башлый.
1979 елдан «Идел» альманахында, «Казан утлары», «Ялкын» журналларында әдәби-тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясый.
Татар язучыларының иҗатына һәм хәзерге әдәби процесска багышланган «Кешем, асылың кем?» (1984 ел), «Әверелеш: шигырь парадокслары» (1988 ел), «Чакма чакмый ут чыкмый» (1991 ел), «Күләгә күбәләге» (2002 ел) китаплары, «Мәхәббәт алмасы» (1997 ел) исемле шигырьләр җыентыгы авторы.
Корбанов Р. Шигырь эзләп китте // Идел. 2001. № 11;
Латыйфи Ф. Кеше китә - җыры кала // Идел. 2001. № 12.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.