Тәхәллүсе, чын исеме һәм фамилиясе Малов Ананий Нестерович.

Биографиясе

1938 елның 10 гыйнвары, Сарман районы Ләке авылы — 1997 елның 1 гыйнвары, Чаллы шәһәре, туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1967).

1960 елдан Сарман районы мәктәпләрендә укыта, 1965–1978 елларда Баулы, Мамадыш район газеталарында эшли.

1978 елдан Чаллы шәһәрендә: «Камэнергострой» ҖБнең «Кама таңнары» газетасында хәбәрче (1980 елга кадәр), 1986 елдан ТАССР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә җаваплы сәркәтип, 1988 елдан «Чулман-Идел» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире, 1991 елдан «Аргамак» журналы мөхәррире.

Иҗаты

«Сәфәр чыгам» (1981), «Хәзинәләр иле» (1984), «Игелекле төбәк» (1987) шигырь җыентыкларына тормыш, үткән юл турында уйланулар, нечкә лиризм хас.

Балалар өчен «Йолдыз булып ян» (1983), «Мин әтигә охшаган» (1989) шигырь җыентыклары һәм Кырым татарларына багышланган «Бәддога» (Чаллы, 1994) публицистик мәкаләләр китабы авторы. «Керәшен сүзе — Слово кряшен» газетасын оештыручы һәм беренче баш мөхәррире (1992–1997).

Истәлеге

Ләке авылындагы урта мәктәп аның исемен йөртә, шунда ук шагыйрьгә багышланган музей ачылган.

Әдәбият      

Бәшәр Р. Сабый җанлы шагыйрь // Аргамак. 1998. №1; 

Фәйзуллин Р. Салмак, әмма саллы // Сайланма әсәрләр. К., 2005. Т. 5.