Биографиясе

1854 елның 5 феврале, Елизаветполь губернасы, хәзер Әзәрбайҗан Республикасы Шуша шәһәре – 1926 елның 9 июле, Баку шәһәре.

Әзәрбайҗан әдәбиятында реалистик трагедия жанрын нигезләүче һәм әзәрбайҗан театрын оештыручыларның берсе.

15 драма әсәре авторы.

Иҗаты

Ялган банкрот булып кыланучы бер карт сәүдәгәр-хаҗиның уналты яшьлек кызга өйләнергә тырышып йөрүе турында язылган «Тымызык яңгыр астыннан чыгып, яшенле яңгыр астына» (1895) пьесасы татар драматургиясендә Г.Камалны «Банкрот», Ш.Камалны «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедияләрен иҗат итәргә дәртләндергәндер дип уйларга нигез бар.

Вәзировның кан үче алу кебек иске гореф-гадәтләрне тәнкыйть иткән «Мосыйбәте Фәхреддин» («Фәхреддиннең кайгысы», 1896) трагедиясе исә 1907 елда Гыймад Нугайбәк тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, татар театр труппаларының репертуарында ныклы урын ала һәм Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия шәһәрләрендә күп мәртәбәләр сәхнәдә уйнала.

1907–1917 еллар арасында татар көндәлек матбугатында бу әсәр, аның сәхнәгә куелышы һәм авторының иҗат эшчәнлеге турында бик күп мәкаләләр басыла.

Әсәрләре

Избранные произведения. Баку, 1958.

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Караев Я. Этапы азербайджанского реализма. Баку, 1983.

Гаджиев А. Азербайджанский реализм. Баку, 1984.

Ибраһимова Ф. Укытучы бәхете // Азат хатын. 1987. № 10.

Автор – Р.К.Ганиева